Шәрәфиев Равил Шиһап улы
Татарстанның М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты - 1978
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты - 1978, 1988
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты - 1992.
Шәрәфиев Равил Шиһап улы 1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Комик пландагы зур рольләре белән танылган күренекле артист. Аның образлары бик ачык сурәтләнгән көлкеле кыяфәтләре белән истә кала, шул ук вакытта төрле драматик характерлар тудырырга сәләтле, киң иҗади колачка ия оста.
Рольләре: Яхъя — «Без аерылышмабыз» (Ш.Шаһгали); Михаил — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов); Искәндәр — «Американ», Рәшит — «Назлы кияү», Галәви — «Зәңгәр шәл», Хәзрәт — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Герцог — «Чамасына күрә чарасы», Петруччо — «Тискәрегә авызлык» (В.Шекспир); Низам — «Җырланмаган җыр», Адәмшаһ — «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим); Сираҗетдин — «Банкрот» (Г.Камал); Хаҗибәк — «Кол Гали» (Н.Фәттах); Әкми — «Гөлҗамал», Балтаев — «Зифа», Хуҗа — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт); Әҗәл — «Әлдермештән Әлмәндәр», Исмәгыйль — «Диләфрүзгә дүрт кияү», Рафис — «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!», Ислам — «Илгизәр + Вера» (Т.Миңнуллин); Федор — «Ябырылу» (Л.Леонов); Башкин — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Робинзон — «Бирнәсез кыз» (А.Островский); Хәким — «Мирас» (Г.Каюм); Мәрдәнша — «Су төбендә сөйгәнем» (3.Хәким); Гыймади — «Зөләйха» (Г.Исхакый); Теодор — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш); Альмавива — «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше); Антонио — «Гаугалы гаилә», (Эд.де Филиппо); Корок — «Кара чикмән» (Г.Хугаев); Пантиашвили — «Ханума» (А.Цагарели); Чебутыкин — «Өч сеңел» (А.Чехов); Басилио – «Тәкъдир» П.Кальдерон һ.б.