Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты — 1967, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты — 1973, 1982, СССР­ның Дәү­ләт бүләге лау­ре­аты, М. Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты - 2015,  “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясенең беренче лауреаты - 2016.



Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы 1938 ел­ның 1 гыйн­ва­рын­да Татарстанның Чүп­рә­ле ра­йо­ны Ке­че Чын­лы авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Төп роль­ләр баш­ка­ра. Зур тем­пе­ра­мент­ка ия, киң ди­а­па­зон­лы, та­лант­лы ар­тист. Аның иҗат би­ог­ра­фи­я­сен без­нең за­ман­даш­лар, та­ри­хи шә­хес­ләр, акыл ия­лә­ре би­зи. Ул алар­ны үзе­нә ге­нә хас ро­ман­тик дәрт бе­лән тор­мыш­чан итеп гәү­дә­лән­де­рә. Шу­лай ук зур ос­та­лык бе­лән ко­мик, тис­кә­ре об­раз­лар да иҗат итә. Артистка көч­ле та­би­гый эмо­ци­я, сәх­нә­дә ки­е­рен­ке кү­ңел ру­хы бе­лән һәм бө­тен йө­рә­ге бе­лән би­релеп яшәү хас. 1989 елдан Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе.

Роль­лә­ре: Хән­җәр — «Көз­ге ачы җил­ләр­дә», Мир­вә­ли — «Өч ар­шын җир» (А.Гый­лә­җев); Ди­ва­на — «Ай то­тыл­ган төн­дә» (М.Кә­рим); Иль­яс — «Гү­зә­лем Әсәл» (Ч.Айт­ма­тов); Ис­кән­дәр — «Хуш, Наз­лы­гөл!» (М.Бай­җи­ев); Чеш­ков — «Чит ке­ше» (И.Дво­рец­кий); Эзоп — «Кол» (Г.Фи­ге­йре­до); На­дир мәх­дүм — «Сүн­гән йол­дыз­лар», Миң­ле­га­ли — «Зәң­гәр шәл» (К.Тин­чу­рин); Ин­саф — «Ә­ни кил­де» (Ш.Хө­сә­е­нов); Тар­тюф — «Тар­тюф» (Ж.-Б.Моль­ер); Ка­ран­ды­шев — «Бир­нә­сез кыз» (А.Ост­ровс­кий); Са­лих — «Ү­зе­ңә хы­я­нәт ит­сәң» (Д.Вә­ли­ев); Ба­һа­ви — «Һиҗ­рәт» (Н.Исән­бәт); Ко­но­ва­лов — «Һа­ва­лар­да йол­дыз» (М.Горь­кий бу­ен­ча); Ан­то­ний — «Ан­то­ний һәм Кле­о­пат­ра» (В.Шекс­пир); Ха­физ — «Ми­рас» (Г.Ка­юм); Кол Га­ли — «Кол Га­ли» (Н.Фәт­тах); Му­са — «Моң­лы бер җыр», Аб­дул­ла — «Без ки­тә­без, сез ка­ла­сыз», Хә­лиул­ла — «Ил­ги­зәр + Ве­ра», Га­ли­мул­ла — «Ху­шы­гыз!», Нур­га­ли — «Шу­лай бул­ды шул», Нургазиз - «Дивана» (Т.Миң­нул­лин); Иде­гәй — «И­де­гәй» (Ю.Са­фиул­лин); Лет­ренкье — «Тол ха­ным­да тук­та­лыш» (Э.Ла­биш); Хә­нә­ви — «Кү­рә­зә­че», Ән­вәр — «Мин төш күр­дем» (З.Хә­ким); Сок­рат — «Бас­кет­бо­лист» (М.Гый­лә­җев); Ча­бар — «Ка­ра чик­мән» (Г.Ху­га­ев); Ногман — «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев); Клотальдо – «Тәкъдир» (П.Кальдерон) һ.б.



ПРЕССА



ЮБИЛЯР РИНАТ ТАҖЕТДИНОВ: ГОМЕРЕМ БУЕ ОТЕЛЛОНЫ УЙНАРГА ХЫЯЛЛАНДЫМ. 01.01.2013 ел.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!