Голубая шаль / Зәңгәр Шәл
До начала осталось:
Голубая шаль / Зәңгәр Шәл
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд
ПРЕМЬЕРА!

Алар беренчеләр иде / Они были первыми/ Концерт-спектакль

Автор:

12+

19 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында театр оркестрының яңа программа премьерасы була. Концертта татар композиторларының иҗаты – татар театры спектакльләре өчен язылган беренче музыкаль әсәрләр яңгыраячак. Беренчеләрнең исемнәре татар музыкасы буенча дәреслекләргә һәм энциклопедияләргә инде күптән кертелгән. Тик кайбер әсәрләр әлегә кадәр билгесез булып кала. Камал театры архивында сакланучы партитуралар шушы бай мирасны татар музыкасы һәм театры дөньясына кабат кайтару мөмкинлеге бирә. Концертта театр артистлары да катнашачак, алар тамашачыларга йөз ел элек куелган спектакльләрдән җырлар тәкъдим итәчәк… Программада С.Габәши, С.Сәйдәшев, Н. Җиһанов, Ф.Яруллин һәм башка күп кенә классикларның әсәрләре урын ала. Концертка килгән тамашачылар, татар театры музыкасы дөньясына чумып кына калмыйча, бөек татар композиторлары әсәрләре аша милли музыкаль мәдәниятнең ничек формалашуын күзаллау мөмкинлегенә ия булачак.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!