Описание спектакля
Моннан бер гасыр элек язылуына карамастан, Г.Камалның “Банкрот” сатирик комедиясе хәзерге заманның базар мөнәсәбәтләре чорында иң актуаль әсәрләрнең берсе булып кала. Бүген дә дөнья белән акча идарә итә бит.
Сәүдәгәр Сираҗетдин Туктагаев тагын да күбрәк баю максаты белән бик катлаулы афера уйлап таба. Банктан зур суммада кредит алып, яшереп куя да, товар алырга дигән булып Мәскәүгә китә һәм поездда таланган, шуңа күрә акылдан шашкан булып кылана.
Автор әсәрендә, байлыкка табынып, кешеләрнең намус һәм вөҗдан төшенчәләрен югалту мөмкинлеген, җәмгыятьтә икейөзлелек, ялган, сатлыкҗанлык кебек сыйфатларның тормыш законына әверелү куркынычын кисәтә.
Авторы
Фотогалерея