Описание спектакля
Спектакльнең премьерасы 2025 елның 7 мартында булды
Спектакль татар телендә бара. Рус һәм инглиз теленә тәрҗемә белән.
Театр Академия театры тарихында беренче тапкыр Таҗи Гыйззәт либреттосына Җәүдәт Фәйзи тарафыннан музыка иҗат ителгән «Башмагым» музыкаль комедиясе куелды.
Вакыйгалар Казан шәһәрендә бара. Ул ХХ гасыр башын һәм бүгенге көнне колачлый. Бусагада -сабантуй...
Оста итеп язылган комик вакыйганың (дөрес, монда кайбер персонажлар өчен драматик нәтиҗәләр дә бар), нигезендә алтын белән чигелгән бер пар хатын-кыз башмакларының юкка чыгуы ята. Спектакльдә тормыш картиналары үткен театраль көзгедә чагыла.
Ә театр оркестры интерпретациясендәге татар композиторлык сәнгате классигының гаҗәеп музыкасы һәм Драма артистлары башкаруындагы нәфис музыкаль партияләр классик арияләргә яңа буяулар өсти, сәхнә хәрәкәтләрен романтик һәм тылсымлы итә.
Действующие лица
Бариев Радик Зөфәр улы
Кәрим бай
Вәҗиева (Каюмова) Алсу Салихҗан кызы
Фәхрия
Габдуллина Рәйхан Минвәли кызы
Сәрвәр
Әхмәдуллин Ришат Ринат улы
Галимҗан
Шәмсуаров Раил Наил улы
Галимҗан
Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы
Зыя
Хәмәдинурова Гөлчәчәк Шамил кызы
Гыйльми
Закиров Илнур Ильяс улы
Вафа
Сафин Фәнис Кәбирҗан улы
Гаффар
Рәхимова Ләйсән Нәүфәл кызы
Җиһан
Вәҗиев Рамил Камил улы
1-эзләүче
Мөхәммәтгалиев Илтөзәр Әзһәр улы
2-эзләүче
Нәҗипова Чулпан Ирек кызы
Нәсимә
Гардисламова Айгөл Ришат кызы
Сәрвәр
Габдрахманова Ләйсән Васыл кызы
Хәлимә
Авторы
Фотогалерея