Описание спектакля
Спектакль 1 сәгать 30 минут бара.
Күңелем кукурузы! Бөек рус язучысы Антон Чехов апасы Машаның дус кызы - булачак җырчы, актриса, тәрҗемәче, әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе Лидия Мизиновага хатларында шулай дип дәшкән.
Алар 1889 елда таныша. Ул вакытта егеткә – 29, ә кызга - 19 яшь була. Егет - танылган беллетрист, ә кыз - хатын-кызлар гимназиясендә рус теле укытучысы булып эшли башлаган гына. Аларның күп еллык дуслыгы хатларда чагыла. Әлеге хатлар еллар үткәч тә гадәти булмаган бу ике шәхесне бәйләгән хисләр турында фикер алышуга әледән-әле сәбәп булып тора. Чеховның данлыклы "Чайка" әсәре сюжеты Лика тормышындагы вакыйгалар белән аваздаш булуы билгеле, ләкин, аларның мөнәсәбәтләрендә "биш пот мәхәббәт" булганмы, юкмы икәнлеге әлегә кадәр сер булып кала кебек.
Спектакльнең нигезендә Антон Павлович һәм Лика хатлары ята. Гомернең тиз узуы һәм бәхетнең бер мизгел генә булуы хакындагы әлеге ироник һәм шул ук вакытта көлкеле вакыйга – яшь артистларның спектакльләре. Әлеге спектакль театр репертуарына кертелде.
Действующие лица
Габдрахманова Ләйсән Васыл кызы
Габдуллин Ирхан Минвәли улы
Галимов Фирзәр Илдар улы
Гарифуллина Алия Рашат кызы
Гыйниятуллин Илгиз Ренат улы
Гыйниятуллина Азалия Рөстәм кызы
Зәйнетдинова Зәлия Дамир кызы
Камалиева Илюсә Илфат кызы
Мөхәммәдҗанов Булат Айрат улы
Нәҗипова Чулпан Ирек кызы
Низамиев Искәндәр Илнар улы
Низамов Ринат Рунар улы
Хәбиров Самат Рәниф улы
Авторы
Фотогалерея