Описание спектакля
Спектакль 2 сәгать 30 минут бара
Спектакльнең премьерасы 2016 елның 22 апрелендә булды.
Театр репертуарында: 2016-2020.
«Көтәм сине...» спектаклендә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” - дигән сорауга җавап эзли.
Кызганыч ки, медицина көче чиксез түгел, ана булу шатлыгы һәрбер хатын-кызга да елмаймый, һәрбер гаиләгә дә андый бәхетле мәшәкатьләр насыйп булмый. Ә бәлки, усаллык, нәфрәт белән тулы, бертуктаусыз кан коелган, тереклекне юкка чыгаруга өндәгән, бетмәс сугышлар кайнаган бу дөньяга балаларның үзләренең туасы килмидер?..
«Көтәм сине…» пьесасы данлыклы татар драматургы Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышлана.
"Это явно новый театральный шлягер. Под руководством Эльмира Низамова за кадром ансамбль играет нежнейшие эмоциональные ноты, а завершает все проникновенная песня Эльмиры Калимуллиной. По пьесе рассыпаны милые шуточки. В целом, у всех героев есть на что надеяться в жизни. Присутствует даже поцелуй в диафрагму. И зритель уходит с мыслью: когда же будет вторая серия?", журнал "Собака".
"Зайниев вновь демонстрирует мастерство в выстраивании диалогов. Зрители живо реагируют на шутки героев смехом, порой исповедь героев заставляет впечатлительных прослезиться", "Калеб".
"Тамашачыга, мөгаен Зәйнәп образы иң якыны булгандыр. Җиргә нык басып йөрүче, аңлаешлы итеп башкарды үзе героен Алсу Каюмова...." Интертат.
"Чыннан да, спектакль, бер караганда, якты, шаян, икенче караганда, шомлы". "Ватаным Татарстан".
Действующие лица
Хәмәдинурова Гөлчәчәк Шамил кызы
Әминә
Вәҗиева (Каюмова) Алсу Салихҗан кызы
Зәйнәп
Фәйзуллина Ләйсән Хөрмәт кызы
Саҗидә
Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы
Зәлидә
Сабирҗанов Алмаз Реваль улы
Арслан
Шакирова Гүзәл Илгиз кызы
Алия
Талипов Эмиль Мансур улы
Аяз
Шәйдуллин Артур Ралиф улы
Кәрим
Сафин Фәнис Кәбирҗан улы
Ирхан
Арсланов Айрат Рифкать улы
Ирхан
Миңнуллина Айгөл Альберт кызы
Әдилә
Әхмәдуллин Ришат Ринат улы
Камил
Борһанов Алмаз Атлас улы
Санитарлар
Сәлимов Эльвир Ринат улы
Санитарлар
Шәкүрова Айгөл Эльвард кызы
Әминә
Фотогалерея