Описание спектакля
Спектакль 3 сәгать 20 минут бара.
Премьера 2024 елның 13 декабрендә булды.
Җырчы Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды
Кешеләрне гомер сукмаклары төрле юллар буйлап йөртә. Ул юлларда сынаулар да, югалту – табышларлар да, шатлык – сөенечләр дә бар. Тик аерым язмышларның юллары аеруча да катлаулы... Андый юлны беренче карашка гадәти кеше җиңеп чыгарга тиеш тә түгел кебек. Бары тик көчлеләр генә максатына ирешә, Ходай тарафыннан сайлап алынганнар гына, авыр сынаулы юлларны үтеп тә, дөньяга яктылык, матурлык тарата ала. Андыйларның юллары, мәңгелеккә тоташып, үзләре киткәннән соң да дәвам итә...
Әлфия Авзалова – татар җыр сәнгатенең горурлыгы, феномены. Беренче карашка бар дөньяны кочып, җырлап-биеп яшәгән, һәрчак шат күңелле булып тоелган Әлфия Авзалованың мәңгелектә исемен калдыру юлы гаҗәеп сынауларга, кискен борылышларга үтә дә бай.
Камал театрының “Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл...” музыкаль байопигы татар сәхнәсе йолдызының тормышка, сәхнәгә, кешеләргә чиксез мәхәббәтен, кабатланмас бөеклек юлына кечкенә чагыннан ук салынган сукмагын, шул сукмактагы ышаныч-өметләрен, югалту-сагышларын һәм чиксез тирән моңын чагылдыра.
Спектакльдә РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисткасы Әлфия Авзалова, ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһапов, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова башкаруында җырларның язмалары яңгырый.
Күмәк сәхнәләрдә - театр артистлары
Действующие лица
Гатауллина Ләйсән Марат кызы
Әлфия
Шәйхетдинова Миләүшә Наил кызы
Зөлфия
Фәйзуллина Ләйсән Хөрмәт кызы
Миңьямал, Зөләйха Саттаровна
Борһанов Алмаз Атлас улы
Афзал
Мөдәрисова Алинә Рушат кызы
Флүрә
Хәмитова Люция Миннәхмәт кызы
Закирә-Җыракай
Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы
Шакир-Җизни
Әкбәрова Фирая Барый кызы
Мулла Җингәй
Шакирова Гүзәл Илгиз кызы
Нәфисә
Фазылҗанов Олег Фарук улы
Сәлим
Гәрәев Алмаз Әлфир улы
Рәшит Ваһапов
Шәмсуаров Раил Наил улы
Илһам Шакиров
Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы
Гөлшат Зәйнәшева
Мөхәммәтҗанов Фәннүр Фәнис улы
Зиннур
Сафин Фәнис Кәбирҗан улы
Сабирҗанов Алмаз Реваль улы
Кашапов Ирек Рәфис улы
Моратхуҗина Эльза Сабирҗан кызы
Нуртдинов Зөфәр Рамил улы
Галимов Рәдиф Рафил улы
Шәйдуллин Артур Ралиф улы
Шәкүрова Айгөл Эльвард кызы
Авторы
Фотогалерея