Описание спектакля
Спектакльнең премьерасы 2025 елның 30 мартында булды
Рус теленә тәрҗемә - М. Салье
Татар теленә тәрҗемә - И. Мөхәммәтгалиев
Спектакльдә рольләрне Казан театр училищесы студетлары башкара
Борын-борын заманда ерак Фарсы илендә Шәхрияр Хан яшәгән. Бервакыт аның тормышында зур бәхетсезлек була, әлеге хәл бөтен бер халыкның бәхетсезлегенә әверелә. Сөйгән хатынының хыянәтеннән соң, ул һәр төнне бер яшь чибәр кыз белән үткәрә башлый, ә таң атуга аларны палач янына җибәрә. Тора-бара шәһәрдә туйлар кими бара, балалар туу сирәгәя...
Хан белән чираттагы төнне үткәрергә килгән Яшь Шәһризадәне дә шундый ук язмыш көткән була, тик ул хәйлә уйлап таба: кызның мавыктыргыч хикәяләр сөйли белү сәләте бөтен дәүләт халкын коточкыч җәзадан мең дә бер төнгә азат итә. Аның хикәяләре арасында (саны 200 гә якын) әкиятләр дә, гыйбрәтле хикәяләр дә, мәсәлләр дә була...
Спектакль авторлары, урта гасыр гарәп һәм фарсы әдәбияты ярдәмендә дөньяны танып белергә өйрәтүче әсәр иҗат итте. "Мең дә бер кичә" - иҗади уйлануларга чакыручы олылар өчен әкият.
Действующие лица
Хәбиров Самат Рәниф улы
Нәҗипова Чулпан Ирек кызы
Мөхәммәдҗанов Булат Айрат улы
Камалиева Илюсә Илфат кызы
Зәйнетдинова Зәлия Дамир кызы
Гыйниятуллина Азалия Рөстәм кызы
Гыйниятуллин Илгиз Ренат улы
Гарифуллина Алия Рашат кызы
Галимов Фирзәр Илдар улы
Габдуллин Ирхан Минвәли улы
Габдрахманова Ләйсән Васыл кызы
Гайсина Азалия Азат кызы
Низамов Ринат Рунар улы
Авторы
Фотогалерея