Описание спектакля
Спектакль 1 сәгать 30 минут бара.
Күренекле татар драматургы, театр һәм җәмәгать эшлеклесе, үзе исән чагында ук “тере классикка” әйләнгән Туфан Миңнуллинга 90 яшь тулган елны театр язучының иң гадәти булмаган пьесаларының берсенә кабат мөрәҗәгать итә. «Сөяркә» драмасы беренче тапкыр Камал сәхнәсенә Марсель Сәлимҗанов тарафыннан 1996 елда куела. Мәхәббәт һәм диндарлык конфликты тамашачыларда ул вакытта бик күп сораулар тудырды, ул сораулар бүген дә актуаль. Спектакль авторлары кабат тамашачыны гади һәм катлаулы төшенчәләр турында уйланырга чакыра: ир белән хатын арасындагы мәхәббәт - нәрсә ул, мәхәббәттә гөнаһ була аламы, һәм ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдә туарга мөмкин булган башка бик күп сораулар...
Действующие лица
Авторы
Фотогалерея