Описание спектакля
Композитор: Фәрһад Бәхтияри
Дирижёр: Данияр Соколов
Режиссёрлар: Сафия Бәйрәмова һәм Вячеслав Сысоев
Хореограф: Владислав Мирошниченко
Спектакльдә Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы студентлары катнаша.
Проект «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте гранты нигезендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры ярдәме белән тормышка ашырыла
Опера Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасы буенча иҗат ителде. Аның сюжеты күпләргә бик таныш. Мифның төп геройлары – урманга утын кисәргә килгән Егет һәм урман рухы Шүрәле очрашалар. Шүрәле Егетне кытыкларга тели. Ләкин Егет хәйләкәррәк булып чыга – Шүрәленең озын бармакларын бүрәнәгә кыстыра.
Поэма да, Тукай үзе дә безгә бу риваятьнең серен ачарга тели, игътибар белән тыңларга гына кирәк.
Видео, тере музыка, солистлар уены һәм биючеләр энергиясе ярдәмендә әлеге тарих яңадан торгызыла һәм тамашачыга үзенең актуальлеген җуймаган бөек поэманы яңача күзаллау мөмкинлеге бирә.
Действующие лица
Авторы
Фотогалерея