Описание спектакля
Спектакль 2 сәгать 20 минут бара.
Фатих Әмирханның 140 еллык юбилее һәм татар театр сәнгатенең 120 еллыгы уңаеннан пьеса "Сәйяр"нең варисы - Камал театры сәхнәсенә әйләнеп кайта. Алгарыш һәм традицияләр, мәхәббәт һәм үз кыйблаңны табу, милли идея һәм тамырлардан баш тарту хакындагы яңа тарих авторлары XX гасыр башының яңа кешеләре һәм киләчәк буыннарга тапшырып калдырасы әманәт хакында уйлана. Режиссер - Фәрит Бикчәнтәев.
"Тигезсезләр" драмасын Фатих Әмирхан 1914 елда яза. Ул Яңа клуб сәхнәсендә 1915 елның 9 февралендә узган премьера - "Сәйяр" труппасы спектакленең фоторәсемнәре белән иллюстрацияләнгән аерым китап булып 1915 елда басылып чыга (икенче куелышы 1920 елга карый).
Пьеса геройлары моннан йөз ел элек татар сәхнәсенә автор тарафыннан "Яңа кешеләр" дип аталган өстәмә исем астында чыга. Замандашлары текстның мәгънәви һәм стилистик камиллеген билгеләп үтә, ә кайберәүләр күрсәтелгән тамашаны “ялтыравык ялган” дип, тәнкыйтьләргә дә җөрьәт итә.
Пьесаның куелыш тарихы бай түгел. Сәбәбе, бәлки, соңгы тарихи чорда иске һәм яңа буржуазия вәкилләре арасындагы бәхәс милли үзаңның гаять зур күтәрелешенә, сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни тормышның активлашу һәм үзбилгеләнү хыялына китергән беренче рус революциясе вакытындагы кебек үк кызу һәм актуаль булмавындадыр.
Әмма Чехов интонациясе, бөек рус новатор-драматургының "Акчарлак" әсәрендәге "биш пот мәхәббәт"е, зыялыларның заманча һәм иске сәнгать турындагы бәхәсе белән аваздаш булуы Фатих Әмирханның глобаль үзгәрешләр чорында татар җәмгыяте тормышын яктырткан әлеге пьесасын дөнья драматургиясе казанышлары белән бер дәрәҗәгә куя.
Действующие лица
Вәҗиев Рамил Камил улы
Сафый Насыйбуллин
Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы
Салихә
Нуртдинов Зөфәр Рамил улы
Гомәр
Нәҗипова Чулпан Ирек кызы
Сәлимә
Камалиева Илюсә Илфат кызы
Рокыя
Зәйнетдинова Зәлия Дамир кызы
Маһруй, Маша
Гыйниятуллина Азалия Рөстәм кызы
Маһруй, Маша
Гыйниятуллин Илгиз Ренат улы
Галиев
Хәбиров Самат Рәниф улы
Егет
Хәйруллин Искәндәр Илдар улы
Сөләйман
Закиров Илнур Ильяс улы
Сөләйман
Моратхуҗина Эльза Сабирҗан кызы
Гөлчиһрә
Сәлимов Эльвир Ринат улы
Закир
Галимов Рәдиф Рафил улы
Габдулла
Авторы
Фотогалерея