Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Нәүрүз 2024

VIII Халыкара "Нәүрүз" театр-белем бирү фестиваль-форумы


Нәүрүз 2024

2024 елның 27 маеннан 2 июненә кадәр Казанда республикабызның мәдәни тормышында мөһим вакыйга – VIII Халыкара «Нәүрүз» театр-белем бирү фестиваль-форумы үтә.

Гаризалар кабул итү 1 февральдә башлана, 15 апрельдә тәмамлана!

Форум онлайн һәм офлайн форматта оештырыла.

Форумта катнашу бәясе (онлайн/офлайн) 7 000 сум тәшкил итә.

VIII Халыкара «Нәүрүз» театр-белем бирү фестиваль-форумы

Форумда катнашучылар өчен традицион рәвештә актерлык осталыгы, режиссура, курчак театры актеры һәм режиссеры сәнгате, сценография буенча мастер-класслар, театр өлкәсендә менеджмент, PR-технологияләр,  әдәби һәм сәнгать-куелыш бүлекләре эше буенча лекцияләр һәм семинарлар үтәчәк.

Фестиваль-форум педагоглары – Россия һәм БДБ илләреннән театр сәнгате һәм менеджментының әйдәп баручы белгечләре.

Дәресләр рус телендә бара.

СТРУКТУРА:

Актёрлык осталыгы

Режиссёрлык курсы

Актёрлык осталыгы. Сәхнә теле

Актёрлык осталыгы. Пластика

Сценография. Мастер-класс

Курчак театры артисты һәм режиссёры сәнгате

Театр сәнгате өлкәсендә менеджмент, PR-технологияләр һәм законнар

Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби бүлеге эшчәнлеге

Сәнгать-куелыш бүлеге эшчәнлеге

Театр музее һәм архивы: проблемалар һәм үсеш юнәлешләре

Фестиваль-форумның оештыручысы:

- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы;
Фестиваль-форумның партнерлары:

- Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге;

- КФУ, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты;

- Казан театр училищесы;

- «Әкият» Татар дәүләт курчак театры;

- Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры. 

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!