Несчастная девушка.../ Бичара кыз...
Премьера
До начала осталось:
Несчастная девушка.../ Бичара кыз...
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

VI "НӘҮРҮЗ" ХАЛЫКАРА ОНЛАЙН-ФОРУМЫ - 2020

Vl "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы башланды. Тарихта беренче мәртәбә быел ул онлайн-режимда үтә һәм анда бөтен дөньядан 700дән артык кеше катнаша. Форум тарихка инновацион һәм тиңдәшсез проект буларак кереп калачак. 


2020 елның 8-17 июнендә Казанда республиканың мәдәни тормышындагы мөһим вакыйга — VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы үтә. Пандемия белән бәйле чикләүләргә дә карамастан, Форум онлайн-форматта үтәчәк. Ул Татарстанның гына түгел, Россиянең театраль тормышындагы һәм, гомумән, дөнья театр җәмгыятендәге инновацион һәм тиңдәшсез проект булып, тарихка кереп калачак. 
Онлайн-конференцияләр режимындагы форумның катнашучылары өчен театр педагогикасы, актерлык осталыгы, курчак театрында режиссерлык һәм актерлык сәнгате, менеджмент, PR-технологияләр, сценография, театраль тәнкыйть, театраның әдәби һәм иҗади-кую бүлегенең эшчәнлеге буенча лекцияләр, семинарлар, лабораторияләр үтәчәк. Фестиваль-форумның педагоглары Германия, Колумбия, Польша һәм Россиядән әйдәп баручы белгечләр, театр сәнгате һәм менеджмент өлкәсендәге күренекле шәхесләр.

Дәресләр төп 8 юнәлеш буенча үтә: 
1. Театр педагогикасы. Артистның үзлегеннән роле өстендә эшләве
2. Актерлык сәнгате
3. Режиссерлык сәнгате
4. Сценография
5. Менеджмент, PR-технологияләр һәм театр сәнгате өлкәсендәге закончалыклар  
6. Курчак театры
7. Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби бүлеге эшчәнлеге 
8. Театрның иҗади-кую бүлеге эшчәнлеге 

15-17 июньдә VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы кысаларында «Вызовы разума» дип аталган театраль белемнең яңа киңлекләре хакында фәнни онлайн-конференция үтә. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче театр педагоглары, экспертлар һәм практиклар пандемия шартларында  педагогларның яңача эшләү ысуллары, тиз үзгәрүчән чынбарлыкта театраль белемнең үсеш үзенчәлекләре хакында фикер алышачаклар. 
Цифровизация дәверендә иҗади белемнең киләчәге нинди? Цифрлы фикерләү спектакль кысаларындагы артистка, образлы фикерләү үсешенә, драматургиягә ничек тәэсир итә? Белем бирү ысуллары һәм профессиналь коралга ия булу шартлары ничек үзгәрә? Конференциядә катнашучылар шушы һәм башка күп кенә сорауларга җавап эзләячәк. 
Конференцияне оештыручылар: AKT-ZENT Бөтендөнья театраль треннинг институты, ЮНЕСКО каршындагы Халыкара театр институты (ITI), "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы. Конференция кураторы: профессор Юрий Альшиц (Германия). Конференция җитәкчесе һәм модераторы: Кристин Шмэлор (Германия).

 Форумны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге җитәкчелегендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оештыра.

ТЕХНИЧЕСКИЙ ПАРТНЕР ФОРУМА - ICL Техно




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!