VII "Нәүрүз" Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы
2022 елның 6 - 12 июнендә Казанда VII "Нәүрүз" Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы узачак.
Форум онлайн һәм офлайн форматларда узачак. Оештыру взносының бәясе (онлайн/офлайн) 3000 сум тәшкил итә.
Форумда катнашучылар өчен онлайн-форматта театр педагогикасы, актерлык осталыгы, курчак театры сәнгате, менеджмент, PR-технологияләр, сценография, театраль тәнкыйть, әдәби һәм сәхнәгә кую бүлекләре эшчәнлеге буенча лабораторияләр, лекцияләр һәм семинарлар узачак.
Форумның педагоглары – Россиянең һәм БДБ илләренең театр сәнгате һәм менеджменты буенча танылган белгечләре. Форум кысаларында шулай ук Милли театрлар ассоциациясенең белем бирү программасы да үтәчәк.
Лабораторияләр рус телендә үтә.
СТРУКТУРА:
1. Актёрлык осталыгы (И.В.Яцко / А.А.Огарёв).
2. Актёрлык осталыгы (М.М.Маркова).
3. Режиссёр сәнгате курсы.
4. Актерлык сәнгате. Сәхнә теле.
5. Актерлык сәнгате. Пластика.
6. Сценография буенча мастер-класс.
7. Заман театры. Үсеш юнәлеше.
8. Курчак театры.
9. Театр сәнгате өлкәсендә менеджмент һәм PR-технологияләр.
10. Театраль тәнкыйть һәм әдәби бүлек эшчәнлеге.
11. Сәхнәгә кую бүлеге эшчәнлеге.
Форумны гамәлгә куючы:
-Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы;
Форум Партнерлары:
- Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге;
- Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге.