Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

XIV “НӘҮРҮЗ - 2019” ХАЛЫКАРА ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ

"Нәүрүз"нең төп максаты - Россия Федерациясе һәм аннан тыш яшәүче төрки халыкларның мәдәни һәм рухи бәйләнешләрен ныгыту. Беренче тапкыр "Нәүрүз" фестивале 1989 елда СССРның Театр эшлеклеләре берлеге карары буенча Алма-Атада уза. СССР таркалганнан соң, ел саен уздырыла торган фестиваль 5 ел үткәрелми. "Нәүрүз" фестивале 1998 елда Татарстан Республикасы инициативасы белән янәдән тергезелә. Хәзерге вакытта фестиваль Татарстанның башкаласы Казанда ике елга бер тапкыр уздырыла. 2010 елдан Фестиваль эгидасы астында "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы эшли. Әлеге форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр сәнгате белгечлеге һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджмент буенча мастер-класслар һәм семинарлар үткәрелә.


2019 елның 1-8 июнендә Казанда Төрки халыкларның XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Таджикистан һәм Россиянең милли республикаларыннан барлыгы 29 театр катнаша. Фестивальнең махсус кунагы - Nottara Theater (Бухарест, Румыния). Алар тамашачыга Ж.-Б. Мольер һәм М. Булгаков әсәрләре буенча «Moliere» спектаклен тәкъдим итә. Спектакльнең режиссеры – Роман Феодори (Красноярск).

“Узган “Нәүрүз” фестивале Якутиягә багышланган булса, быел фестиваль Башкортстан театр сәнгатенә багышлана. Фестивальдә Башкортстаннан барлыгы 6 театр катнаша: М.Гафури исемендәге академия драма театры, Салават башкорт дәүләт театры, Башкорт дәүләт курчак театры, Уфа “Нур” татар театры, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе, М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры, - ди фестиваль директоры Илфир Якупов. – Фестивальнең репертуары һәрвакыттагыча төрлелеге белән шаккаттыра: монда чит ил классикасы да, этник мәсәльләр дә, заман драматургиясе дә бар. Фестивальдә 500дән артык кеше катнашачак».

“Нәүрүз” тарихында беренче мәртәбә шоукейс үтәчәк – фестиваль спектакльләрен Франция, Германия, Норвегия, Венгрия, Иран, Төркия һәм Грузия продюсерлары караячак. «Шоукейс форматы безнең өчен бик мөһим. Без танылган театр продюсерларының төрки телле театрларның спектакльләренә игътибар итүен телибез”, - ди фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.

«Нәүрүз» фестивале Россия һәм дөнья халыклары арасындагы мәдәни мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итә. Сәхнә традицияләренең төрлелеген күрсәтү һәм театр мәктәпләренең иҗади эзләнүләре яңа исемнәр ачуга һәм уртак проектлар тудыруга ярдәм итәр дип ышанам», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.

2019 елның 10-16 июнендә “Нәүрүз” Халыкара фестивале исеме астында һәм ТР Театр эшлеклеләре берлегенең Россиядә театраль-белемне үстерү проекты кысаларында студентлар спектакле (милли студияләр) «Науруз school» Халыкара фестивале үтә. Фестивальдә Т.К.Жургенев исемендәге Казах милли сәнгать академиясеннән (Алма-Ата), ГИТИСтан (Мәскәү), Арктик дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтыннан (Якутск), Уфа дәүләт сәнгать институтыннан, Казан театр училищесыннан һәм башка уку йортларыннан студентларның спектакльләре тәкъдим ителә.

XIV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, Тинчурин, Кариев һәм Казан яшь тамашачылар театрлары сәхнәләрендә. Шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яры буенда да спектакльләр уйналачак.

Фестивальне оештыручылар: Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!