Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Яңа татар пьесасы проекты

Драматургия өлкәсендә беренче конкурс 2004 елны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры инициативасы белән үтте. Хәзер конкурс ике елга бер мәртәбә үткәрелеп килә. Конкурсның жюри әгъзалары хөрмәтле әдәбиятчеылар, җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать белгечләре, тәнкыйтьчеләр, режиссерлар, журналистлар һәм мәдәният, сәнгать эшлеклеләре.


Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2022» премиясенә конкурс игълан итәләр.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар; узган «Яңа татар пьесасы» конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми.               

Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.   

Конкурс шартлары үтәлмәгән очракларда, ягъни әсәрнең авторы күрсәтелмәсә, яки автор турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәсә, пьеса жюри тарафыннан бәяләнгәннән соң да конкурстан чыгарылырга мөмкин.

Конкурска җибәрелгән пьесалар кире кайтарылмый һәм рецензияләнми.      

Пьесалар конкурска 2022 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2022» конкурсы.

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә. Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап жюри беренче, яки башка бер премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин.

Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки ntp@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.

Конкурс 2 этапта уздырыла:

- 1 этапта (2022 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган әсәрләрдән торган шорт-бит төзиләр. Бу шорт-бит www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.

- 2 этапта жюри җиңүче  әсәрләрне билгели.   

Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2022 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк.

Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!