Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Театр тамашачылары мәктәбе

26 гыйнварда 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә яңа белем бирү проекты - театр тамашачылары өчен "Камал мәктәбе" ачылды. Проект кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видео язмалары күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырыла. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.


Афиша:

28 сентябрь 19.00 - "Үлеп яратты" (2011 ел). Авторы Ркаил Зәйдулла, режиссеры Илгиз Зәйниев.

26 октябрь 18.00 - "Моңлы бер җыр" (1981 ел). Авторы Туфан Миңнуллин, режиссеры Марсель Сәлимҗанов.

23 ноябрь 18.00 - "Мулла" (2012 ел). Авторы Туфан Миңнуллин, режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

7 декабрь 18.00 - "Хушыгыз" (1993 ел). Авторы Туфан Миңнуллин, режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

18 гыйнвар 18.00 - "Баскетболист" (2002 ел). Авторы Мансур Гыйләҗев, режиссеры Марсель Сәлимҗанов.

8 февраль 18.00 - "Колыбельная" (1984 ел). Авторы Туфан Миңнуллин,режиссеры Марсель Сәлимҗанов.

15 март 18.00 - "Три сестры" (2006 ел). Авторы Антон Чехов, режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

12 апрель 18.00 - "Перстень" (2011 ел). Авторы Фатих Хөсни, режиссеры Лилия Әхмәтова.

Проект турында:

26 гыйнварда 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә яңа белем бирү проекты - театр тамашачылары өчен "Камал мәктәбе" ачылды. Проект кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видео язмалары күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырыла. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.

Проект "Ахырзаман"(1987 ел) спектакленең видеоязмасын карау һәм фикер алышу белән ачылып китәчәк. Спектакль Чыңгыз Айтматовның "Ахырзаман" романы буенча Мансур Гыйләҗев тарафыннан язылган сәхнә версиясе. Аның режиссёры Дамир Сираҗиев әлегә кадәр эксперименталь татар театрының символы булып тора. 1987 елда, үзгәртеп кору чорында, әлеге спектакль совет системасына һәм театраль традицияләргә каршылык буларак кабул ителә. Юкка гына тәнкыйтьчеләр аны КПССның Апрель пленумы белән чагыштырмаганнар. Сираҗиев спектакльне, романның ике линиясенә - бүреләр һәм аучылар, чабаннар һәм номенклатура каршылыгына басым ясап, яхшылык белән яманлыкның көрәше итеп куя.

Архив:

9 февральдә 18.00 сәгатьтә проект кысаларында "Әлдермештән Әлмәндәр"(1976 ел) спектаклен күрсәтү һәм фикер алышу узачак. Авторы - Туфан Миңнуллин, режиссеры - Марсель Сәлимҗанов.  

23 февральдә 17.00 сәгатьтә - "Телсез күке" (2004 ел). Авторы - Зөлфәт Хәким, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

9 мартта 17.00 сәгатьтә - "Курчак туе" (2009 ел). Авторы Гаяз Исхакый, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

23 мартта 18.00 сәгатьтә - "Казан егетләре" (1990, 2001 еллары). Автор Мансур Гыйләҗев, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

6 апрель 18.00 сәгатьтә "Ромео һәм Джульетта" (1991 ел). Автор У.Шекспир, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

27 апрель 18.00 сәгатьтә "Кара чикмән" (2002 ел). Автор Г.Хугаев, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

Рәдиф Кашапов, проектның кураторы:

"Татар мәдәнияте яңа тел табу юлына баскан чорда, элекке заманга күз салу мөһим. Татар театры һәрвакытта драматурглар, язучылар, музыкантлар, җәмәгать эшлеклеләре өчен үзенә тартып торучы таяну ноктасы булып торды. Аның классик һәм эксперименталь спектакльләре аша татар дөньясының бөтен тормышы чагыла".

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!