Очарованный Танцем / Бию Пәрие
До начала осталось:
Очарованный Танцем / Бию Пәрие
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

ӘЛДЕРМЕШТӘН ӘЛМӘНДӘР

1976 елда Җир шарында барлыгы 4 миллиард кеше яшәгән, Apple компаниясе әле барлыкка гына килгән, Леонид Брежнев маршал булган, Мәскәүдә Хельсинки төркеме оештырылган, Монреальдә Олимпия уеннары узган, Мао Цзэдун вафат булган. Әлеге вакыйгаларның берсе дә, 91 яшенә җитеп, теге дөньяга китәргә теләмәгән Әлмәндәр картның тарихын бүгенге көн вакыйгасы итеп кабул итәргә комачауламаган.

1976 елда Җир шарында барлыгы 4 миллиард кеше яшәгән, Apple компаниясе әле барлыкка гына килгән, Леонид Брежнев маршал булган, Мәскәүдә Хельсинки төркеме оештырылган, Монреальдә Олимпия уеннары узган, Мао Цзэдун вафат булган. Әлеге вакыйгаларның берсе дә, 91 яшенә җитеп, теге дөньяга китәргә теләмәгән Әлмәндәр картның тарихын бүгенге көн вакыйгасы итеп кабул итәргә комачауламаган. Шул ук вакытта, спектакльне Шәүкәт Биктимеров, Ирек Баһманов, Рафил Шәрәфиевларсыз күз алдына китереп буламы? Гасыр башыннан бирле әлеге спектакль сәхнәдә бармый, аны Камал театрының бүгенге труппасы уйный алырмы? Спектакльнең дини контексты мөһимме? Чорлар алышыну спектакльгә мөнәсәбәтне үзгәрттеме? Туфан Миңнуллин пьесаның текстына нинди серләр яшергән? Спектакльгә музыканы шәхсән Алмаз Монасыйпов иҗат итүе мөһимме? "Әлмәндәр"нең мәгънәсе башка телләргә тәрҗемә ителәме?

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!