Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Книги

«ПРАЗАТ ИСӘНБӘТ. СӘНГАТЬКӘ БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР» китап-альбомы. Әдәби-нәфис басма

Книги

«ПРАЗАТ ИСӘНБӘТ. СӘНГАТЬКӘ БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР» китап-альбомы. Әдәби-нәфис басма

  • Материальное

    300.00
Описание

Автор                                     Рауза Солтанова
Бит саны                               152        
Форматы                               220×290 (зур форматта)
Бастыру елы                        2007
Нәшрият                                «Kazan-Казан»
Китап тышлыгы                    Каты
Бастыру теле                        Татар, рус

Күпләр Празат Нәкый улы Исәнбәтне актер, режиссер, педагог буларак белә. Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрында ул кабатланмас образлар тудырган кеше: Г.Мусреповның “Козы-көрпеш һәм Баян сылу”ында Кодар, К.Гоцциның “Болан-Патша”сында Дерамо, А.Островскийның “Котырган акчалар”ында Васильков. Татар театрын сөючеләр, мөгаен, ул куйган спектакльләрдән Н.Исәнбәтнең “Муса Җәлил”, “Гөлҗамал”, Г.Фигерейдоның “Кол”, Ж.–Б.Мольерның “Тартюф”, В.Шекспирның “Чамасына күрә чарасы”, Г.Камалның “Банкрот”, “Бәхетсез егет”, Ф.Борнашның “Таһир-Зөһрә”, “Яшь йөрәкләр”, М.Фәйзинең “Галиябану”, Р.Батулланың “Кичер мине, әнкәй”, Г.Исхакыйның “Зөләйха”, “Җан Баевич” һ. б.ларны хәтерлиләрдер әле.

Ләкин П. Исәнбәтнең гаять оста рәссам булганлыгы бик сирәк кешегә мәгълүмдер. Ул картиналарын үзе өчен генә язган. Алар аның дөньяны аңлау ысулы, театр тормышының образларда дәвам итүе булып торганнар.

Альбом Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, режиссер, педагог Празат Нәкый улы Исәнбәтнең тормышы һәм күпкырлы иҗатына багышлана.


Popular Items
Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!