касса театра
8 (843) 222-88-22язык сайта
59 609
м2Театрның барлык территориясе: бина, терраса, күперчекләр
4
залЗур, Көнчыгыш, Универсаль, Кече
1 300
кешеСыйдырышлылыгы элеккеге бинадан күпкә зуррак
Камал театры — Россиянең иң өлкән милли театрларының берсе. 1906 елда театр труппасы татар телендә иң беренче ачык спектакль уйный. Театрның элеккеге модерн стилендәге бинасы күлнең каршы ярында 1986 елда төзелә. Үз вакыты өчен ул да инновацион һәм футуристик була. Яңа бина да әлеге традицияне дәвам итеп, заман рухын чагылдыручы мәдәни һәм архитектура проекты булып тора.
Шул ук вакытта бинаның мөмкинлекләре театраль функцияләр белән генә чикләнми. Камал театрының яңа бинасы – ул күп функцияле мәдәни үзәк һәм иҗтимагый киңлек.
Wowhaus (Мәскәү), Kengo Kuma and Associates (Япония), Werner Sobek (Германия) һәм Архитектор Герман Бакулинның шәхси иҗат остаханәсе (Казан) составындагы Консорциум Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасының архитектура концепциясенә халыкара конкурста җиңде. Нәтиҗәләр Казанда 2022 елның 17 февралендә игълан ителде. Бинаның архитектура проектын Wowhaus бюросы Kengo Kuma and Associates белән берлектә төзеде, генераль проектлаучы — «Татинвестгражданпроект» Дәүләт Унитар Предприятиесе.
Kengo Kuma & Associates бюросы белән хезмәттәшлек тулы канлы партнерлык буларак оештырылган иде. Kengo Kuma бинаның тышкы кыяфәтенең һәм интерьерларның бер өлешенең проектын тормышка ашырды. Рәсми рәвештә хезмәттәшлек 2023 елда Япония хөкүмәте тарафыннан кертелгән юридик чикләүләр аркасында туктатылды.
Wowhaus яңа шартларда мөмкин булган технологияләрне исәпкә алып, катлаулы чишелешләрне гамәлгә ашырды һәм проектны мөстәкыйль рәвештә тәмамлады. Wowhaus конкурс концепциясенә кермәгән: кече зал, кече гардероб, үзәк һәм фойедагы буфетлар, сувенир кибете, балалар өчен һәм ВИП-блок зоналарының проектларын әзерләде. Wowhaus архитекторлары шулай ук хезмәткәрләр өчен зоналарны: административ өлеш, кабинетлар, грим бүлмәләре, оркестрның репетиция һәм актерларның ял заллары интерьерларын төзеде.
Милли театр бинасы концепциясенең нигезендә инновацион архитектура чишелешләрен традицион татар мәдәнияте элементлары белән берләштерү ята. Пыяла һәм алюминийдан корылган фасад өчпочмаклары кыш көне Кабан күлендә барлыкка килә торган «боз чәчәкләре» табигый күренешен гәүдәләндерә. Өчпочмак формасы шулай ук күлнең каршы ярында урнашкан театрның элеккеге бинасы формасын да кабатлый сыман.
Бинаның фасады күлне, күк йөзен һәм шәһәрне чагылдыра. Аның өчпочмаклы элементлары пыяла һәм алюминийдан эшләнгән һәм бер-берсенә почмак ясап корыч каркаска беркетелгән. Яктылык һәм чагылышлар динамик картина тудыра, ул тәүлекнең һәм елның вакытына карап үзгәрә.
Театр интерьеры бизәлешен Татарстанның халык рәссамы Наилә Кумысникова иҗат иткән. Автор сүзләренчә, ул Кабан күленең хәзинәләре һәм милли хатын-кыз бизәнү әйберләре турындагы риваятьләрдән илһам алган.
Проектта 11,4 метрга кадәр биеклектәге 16 дивар - таҗ каралган. Таҗ яфракларының һәрберсе сәхнә залларының берсенә керү юлын күрсәтә һәм аның характерын чагылдыра.
Металлның төрле төсмерләре, таҗ яфраклары бизәлешендәге көмеш һәм алтын бизәкләр, аларның нурлы чагылышлары һәм күп катламлы дизайны диварларга җиңеллек һәм нәфислек өсти.
Беренче кат — тамашачылар өчен ачык зона: биредә вестибюль, фойе, заллар һәм күргәзмә киңлекләре урнашкан. Цоколь катында гардероб һәм бәдрәфләр урын алган.
Өченче кат тулысынча актерлар, администрация һәм техник хезмәткәрләр ихтыяҗларына бирелгән. Грим бүлмәләре янында балалар өчен уен мәйданчыгы булган актерларның ял итү зонасы урнашкан. Өченче каттан актерлар һәм хезмәткәрләр сәхнә залларына һәм башка катлардагы репетиция бүлмәләренә турыдан-туры керә ала.
Күренекле өлкән артистлар өчен зур зал сәхнәсе янында аерым грим бүлмәләре каралган.
Театр бинасында дүрт сәхнә залы: Зур, Көнчыгыш, Универсаль һәм Кече. Алар бер үк вакытта 1 400 тамашачыны сыйдыра ала.
Зур зал
Театрның Зур залы 771 урынга каралган. Бу бинаның иң үзәк һәм иң тантаналы мәйданы. Аның ике балконы һәм өч фойесы бар. Залның аркалы гөмбәзләре һәм ярымтүгәрәк формалары мәчет архитектурасын хәтерләтә.
Универсаль зал
Универсаль зал – блэк-бокс яки безнең өчен гадәтиерәк әйтсәк «кара кабинет» форматындагы күп функцияле мәйдан. Монда кара төстәге стеналар һәм түшәм игътибарны сәхнәгә тупларга ярдәм итә. Бу дизайн залны төрле чаралар өчен җайлаштырырга мөмкинлек бирә. 100 дән алып 274 кә кадәр тамашачы сыйдыра ала (блитчер системасы).
Көнчыгыш зал
Иң үзенчәлекле зал – Кабан күленә караган зур тәрәзәле Шәрык залы. Аның стеналары түгәрәк дисклар белән бизәлгән, алар тәңкәләрдән ясалган татар хатын-кызларының бизәнү әйберен – хаситәне хәтерләтә. Залның түгәрәк формасы катлаулы акустик чишелешләр таләп итә, шуңа күрә тавышның тиешле чагылышын тәэмин итү өчен 40 кг авырлыктагы “тәңкәләр” гипстан эшләнгән һәм шактый массив. Өслеге металлны хәтерләткән әлеге тәңкәләр Татарстанда коелган. Залның сыйдырышлыгы - 241 урын.
Кече зал
Кече зал төрле форматтагы зур булмаган чаралар: лекцияләр, музыкаль чыгышлар һәм артистлар белән очрашулар уздыру өчен төзелгән. Панорамалы тәрәзәдән Кабан күле күренеше ачыла.
Яңа бинаның төзелеш эшләре 2023 елда башланды, ә тапшыру 2026 елның декабренә планлаштырылды. Нәтиҗәдә, бина ел ярымга иртәрәк тапшырылды, әмма, шул ук вакытта, төзелеш эшләренең тиз баруына карамастан, конкурс проектына салынган зур идеяләрнең берсе дә югалмады. Проект кыскартылмады, ул, киресенчә, үсте һәм күп яктан катлауланды. Проект командасы алдына куелган барлык амбициоз бурычлар үтәлде.
Төзелеш ел әйләнәсе алып барылды, объектта бер үк вакытта 2000гә якын кеше эшләде. Россиянең төрле почмакларыннан җитештерүчеләр архитектура элементларын ясауда катнаштылар. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасы чын мәгънәсендә күренекле проект. Ул проектлауда һәм төзелештә катнашкан командаларның тырышлыгы һәм фидакарьлеге, республика хакимиятенең бернинди вакыт, бюджет авырлыкларына карамыйча башлаган эшне ахырына җиткерү тәвәкәллеге белән тормышка ашты.