Матәм көне
Шимбә 23.03.2024
Кадерле тамашачылар!
"Крокус Сити Холл" концертлар залындагы коточкыз фаҗигадән соң илдә матәм көне игълан ителде. Шул рәвешле, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында һәм "Шәрык клубы" комплексында бүген булачак спектакльләр уйналмый. Электрон билетларның акчасы түләнгән банк карталарына үзеннән-үзе кире кайтарылачак. Калган билетларны 31 мартка кадәр театр кассасына тапшырырга мөмкин.
24 март 12.00 сәгатьтә булырга тиешле «Ситса туй» спектакле 1 апрель 19.00 сәгатькә күчерелә. 24 мартта 18.00 сәгатьтә булырга тиешле «Ситса туй» спектакле 8 апрель 19.00 сәгатькә күчерелә.
Сатып алынган билетлар гамәлдә кала.
Бөтен ил белән бергә сыкрыйбыз...