Профессиональ татар театры формалашу һәм «Сәйяр» труппасы
1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә «Кызганыч бала» драмасы һәм «Гыйшык бәласе» комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.
1907 елның язында Оренбургта әле 1905 елда ук уйналырга тиеш булып та реакцион көчләр каршылыгы аркасында тыелган «Галимлек вә наданлык» (А.Островский буенча) һәм «Морад Сәлимов» (Ф.Халиди) спектакльләре уйнала. Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхес, талантлы музыкант һәм җырчы Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырылган алдынгы фикерле татар егетләреннән торган әлеге төркем шул ук елны Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу — профессиональ татар театр труппасының яши башлавы була. Соңрак Түбән Новгородта труппага «беренче татар артисткасы» булып танылачак Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм үзе исән чагында ук «татар театрының атасы» дип йөртеләчәк, тарихка артист, режиссер, «Сәйяр» труппасының җитәкчесе Габдулла Кариев булып керәчәк 21 яшьлек Миңлебай Хәйруллин кабул ителә.
«Сәйяр» — 1908 елда труппага Г.Тукай кушкан исем (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы калып ил гизә; ул халкыбыз яшәгән һәр төбәктә — Мәскәү, Санкт-Петербург, Баку, Уфа, Идел буе, Урал, Себер, Казахстан, Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакарьлек белән башкарып килә.
1912 елда С.Гыйззәтуллина-Волжская «Сәйяр» төркеменнән китеп, Уфада «Нур» исемле — икенче татар театры труппасы оештыра, аның нигезен танылган артистлар Бари Тарханов, Касыйм Шамил, Мөхтәр Мутин тәшкил итә. Оренбург шәһәрендә 1915 елда В.Мортазин-Иманский җитәкчелегендә татарча өченче театр — «Ширкәт» труппасы эшли башлый, анда Хәлил Әбҗәлилов һәм Фатыйма Ильская иҗат юлларын башлый. Революциядән соң В.Мортазин-Иманский Уфа шәһәрендә профессиональ башкорт театрына нигез сала. Соңрак татар театрлары Мәскәү, Әстерхан, Баку, Троицк, Уральск, Свердловск, Чиләбе, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә оештырыла. Урта Азиядәге тугандаш республикаларның милли театрларына беренче юл күрсәтүчеләр дә, бөтен ил буйлап дистәләгән татар театрлары тууга сәбәпче һәм аларга ярдәм итүчеләр дә татар артистлары һәм режиссерлары була.
Шулай итеп, 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр татар театры ил күләмендә танылып өлгерә һәм аның белән кызыксынучылар арта. «Сәйяр» труппасына яңа көчләр килә: Гөлсем Болгарская, Кәрим Тинчурин, Нәгыймә Таҗдарова, Нәфига Арапова, 1917 елда Санкт-Петербург шәһәреннән Император Александрин театры каршындагы драма мәктәбен тәмамлаган Әшрәф Синяева чакырыла. Афишада милли классика белән беррәттән (Галиәсгар Камалның «Банкрот», Кәрим Тинчуринның «Беренче чәчәкләр», Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» һ.б.), рус һәм чит ил классик әсәрләре урын ала. Театр белән композитор Солтан Габәши, рәссам Сабит Яхшибаев, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Габдрахман Карам хезмәттәшлек итә.
1920-30 нчы еллар
1923 елда Казанда театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә. 1926 елда труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар Галия Булатова, Галия Нигъмәтуллина, Галия Кайбицкая, Хәким Сәлимҗанов кебек яшь талантлар белән тулылана.
1926 елда республика җәмәгатьчелеге театрның 20-еллык юбилеен билгеләп үтә. Күп кенә актерлар республиканың атказанган артистлары, Хезмәт Геройлары исеменә, ә театр СССР милли театрлары арасында беренчеләрдән булып Академия статусына лаек була
1926 елда К.Тинчурин тарафыннан милли драматургиянең ике җәүһәре — «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасы (композитор С.Сәйдәшев белән берлектә), «Җилкәнсезләр» сатирик комедиясе языла һәм шул ук елда куела. 1928 елда татар театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы, 13 нче йорт).
1930 елда театрыбыз Мәскәүдә СССР халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар әзерләү өчен талантлы яшьләр Мәскәүгә укырга җибәрелә.
1920 елларның икенче — 1930 елларның беренче яртысы театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. Спектакльләрне Кариев мәктәбе режиссеры Кәрим Тинчурин, Вахтангов курсларын тәмамлаган Гомәр Девишев, «яңа театр» тарафдары Сөләймән Вәлиев-Сульва, романтик Сәет Булатов, Станиславский дәвамчылары Гали Ильясов һәм Гомәр Исмәгыйлев куя. Бу чорда театр белән рус режиссерлары Г.Хавис, Е.Амантов, Б.Фердинандов, Б.Великанов актив хезмәттәшлек итә, актерлар Зәйни Солтанов, Хөсәен Уразиков, Мохтар Мутин һ.б. спектакльләр куялар. Ул чорның этаплы спектакльләре: «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе» К.Тинчурин; «Галиябану» М.Фәйзи; «Тормыш төбендә» М.Горький; «Салют, Испания!» А.Афиногенов; «Тартюф» Жан-Батист Мольер; «Ромео һәм Джульетта» У.Шекспир һ.б.
1930 еллар ахырында, Сталин репрессияләре чорында, театр зур югалтулар кичерә. НКВД төрмәләрендә драматурглар Фатыйх Сәйфи-Казанлы, Фәтхи Бурнаш, Әхмәт-Таҗетдин Рахманкулов, Кәрим Тинчурин, күренекле актер һәм режиссер Мохтар Мутин һәлак була, режиссер Гали Ильясов, драматург Мирсәй Әмир репрессияләргә дучар ителә; режиссер Гомәр Исмәгыйлев, кулга алудан качып, Казаннан бөтенләйгә китә. Күп кенә драматурглар язу эшчәнлегеннән читкә китәләр. 1933 елда татар драматургиясе һәм театрына нигез салучы классик Галиәсгар Камал вафат була. Шул ук вакытта сәхнә өчен драматурглар Таҗи Гыйззәт («Ташкыннар», «Чаткылар», «Кыю кызлар») һәм Нәкый Исәнбәт («Качкыннар», «Портфель», «Хуҗа Насретдин» һ.б.) актив язуларын дәвам итәләр. Сәхнәгә кую процессы ГИТИСны күптән түгел генә тәмамлаган Ширияздан Сарымсаков һәм Кәшифә Тумашева кулына күчә. 1930-40 елларда татар сәхнәсендә чит ил һәм рус классикасының тәрҗемә пьесалары өстенлек итә.
1939 елда татар драматургиясе һәм театры классигы һәм нигез салучысы Галиәсгар Камалның 60 еллыгы хөрмәтенә театрга аның исеме бирелә.
Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар
1944 ел. Сугыш дәвам итүгә карамастан, татар театры өчен югары белемле артистлар әзерләү максаты белән Мәскәүдә А.В.Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтында (ГИТИС) татар студиясе ачыла. О.Пыжова, М.Чистяков һ.б. мәшһүр педагоглардан сәхнә серләренә өйрәнеп, 1950 елда Академия театрына яшь артистлар П.Исәнбәт, Р.Бикчәнтәев, Г.Камалова, Ш.Әсфәндиярова, А.Галиева, Д.Ильясов, А.Хәйруллина, А.Харисова, Р.Әхмәрова һ.б. килеп кушыла, бу талантлы төркем татар театрын яңа баскычларга күтәрә.
1956 елда, истәлекле ХХ съездан соң, К.Тинчурин һәм Ф.Бурнашның данлы исемнәре аклана, бу хәл театрга «икенче сулыш» алырга һәм кризистан намус белән чыгарга ярдәм итә. Өлкән буын актерлары К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ен торгызуга бик теләп алыналар. Шул елдан башлап бүгенге көнгә кадәр бу легендар пьеса театр сәхнәсеннән төшми уйнала.
1958 елда режиссер Ш.Сарымсаков сәхнәләштергән К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакле шул елны гына гамәлгә кергән Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән беренче сәнгать әсәре булып тарихка керә. Төрле елларда Тукай исемендәге премия Х.Вахитның «Беренче мәхәббәт», Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл», Т.Миңнуллинның «Хушыгыз», З.Хәкимнең «Телсез күке» спектакльләрен сәхнәләштергән иҗат төркемнәренә, шулай ук режиссер М.Сәлимҗанов, актерлар Р.Шәрәфиев, И.Әхмәтҗанов, А.Гайнуллина, Д.Нуруллина, Л.Хәмитова, Иск.Хәйруллин, Р.Бариевка бирелә.
Марсель Сәлимҗанов эпохасы
1966 елда театрның баш режиссеры итеп Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган Марсель Сәлимҗанов билгеләнә. 1966–2002 еллар театр тарихына бөек реформатор, талантлы режиссер һәм педагог, СССРның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты, театр сәнгатенең иң югары бүләге «Алтын битлек» премиясенә лаек булган М.Сәлимҗанов эпохасы булып кереп калыр. Репертуарның һәм режиссураның яңаруы күп меңләгән тамашачыларны кабат театр залларына тартып китерә. Бу дәвердә Галиәсгар Камал театрында, милли бай традицияләребезне дәвам иттергән хәлдә, заман таләпләренә җавап бирерлек йөзләгән спектакль куела. Труппа Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә иң күренекле театрлар дәрәҗәсенә күтәрелә. Татар, рус, чит ил драматургиясе әсәрләре буенча куелган спектакльләрнең күбесе төрле фестивальләрдә, смотрларда катнашып югары урыннарны яулый. Режиссерның һәм аның рухи кыйбласына якын булган иҗатташ драматург дуслары — Т.Миңнуллин, А.Гыйләҗев, Ш.Хөсәенов, Х.Вахит, соңрак З.Хәким, М.Гыйләҗев һәм башка авторларның тыгыз элемтәдә иҗат итүләре «Әлдермештән Әлмәндәр», «Моңлы бер җыр», «Өч аршын җир», «Әни килде», «Күрәзәче», «Баскетболист» кебек репертуарның алтын фондын тәшкил иткән сәхнә әсәрләре тудыра.
1970-1980 елларда театрга Казан театр училищесын (Алсу Гайнуллина, Илдар Хәйруллин, Фирдәүс Хәйруллина, Рузия Мотыйгуллина, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәтов, Рамил Төхвәтуллин, Люция Хәмитова һ.б.); Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын (Илдус Әхмәтҗанов, Шамил Бариев, Габделфәрт Шәрәфиев); Щепкин исемендәге Мәскәү театр училищесын (Илдус Габдрахманов, Илсөя Төхвәтуллина, Айрат Арсланов, Мәрьям Йосыпова) һ.б. тәмамлап яшь көчләр килә.
1970 елда Мәскәүдә гастрольләрдә театр илнең әйдәп баручы театр белгечләренең югары бәясен ала. 1975 елда Фуат Халитов, 1977 елда Шәүкәт Биктемиров, 1980 елда Габдулла Шамуков, 1984 елда Марсель Сәлимҗанов СССРның халык артисты исеменә; 1979 елда драматург Туфан Миңнуллин, актер Шәүкәт Биктемиров һәм режиссер Марсель Сәлимҗанов «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен РСФСРның Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә; 1985 елда актер Ринат Таҗетдинов СССРның Дәүләт премиясенә; 1991 елда актриса Алсу Гайнуллина Россиянең Дәүләт премиясенә лаек булалар. «Агай-эне ак мыек», «Бирнәсез кыз», «Миңнекамал», «Өч аршын җир», «Һаваларда йолдыз», «Монда тудык, монда үстек» һәм башка спектакльләр Бөтенсоюз фестивальләре һәм конкурслары лауреатлары һәм дипломантлары булалар.
Буыннар алмашы һәм хәзерге этап
1980-2000 елларда театр режиссерлык буыннары алмашын кичерә. 1987нче елда режиссер Дамир Сираҗиев үзгәртеп кору елларының уйларын һәм омтылышларын гәүдәләндергән, Чыңгыз Айтматов әсәре буенча «Ахырзаман» спектаклен куя. 1991 елда ГИТИСны тәмамлап Фәрит Бикчәнтәев кайта һәм театр өчен этаплы булган: «Бичура» (М.Гыйләҗев), «Ромео һәм Джульетта» (У.Шекспир), «Биюче» (Лопе де Вега), «Акчарлак» (А.Чехов) һ.б. спектакльләрен сәхнәләштерә.
1990 еллардагы «үзгәртеп кору» сәясәте совет режимы тарафыннан юк ителгән күп кенә талантлы шәхесләрнең исемнәрен халкыбызга кире кайтара. Күренекле әдип, драматург, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый әсәрләренең режиссер Празат Исәнбәт тарафыннан бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелүе, зур вакыйгага әйләнеп, халыкның милли үзаңын ныгытуда әһәмиятле бер адым була.
Соңгы көненә кадәр татар сәхнәсенең бөек реформаторы М.Сәлимҗанов талантлы спектакльләр, халык тормышының масштаблы картиналарын куюын дәвам итә. Аның 2002 ел башында сәхнәләштергән «Баскетболист» спектакле моңа ачык мисал булып тора.
1995 елда М.Сәлимҗанов һәм Ф.Бикчәнтәев җитәкчелегендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә беренче актерлык курсын тәмамлап, яшь актерлар: Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев, Миләүшә Шәйхетдинова, Минвәли Габдуллин, Рамил Вәҗиев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һ.б. эшли башлый. Югары дәрәҗәдәге башкару осталыгы һәм спектакльләр кую культурасы театрга күп кенә смотрларда һәм фестивальләрдә уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. 1996 елда театр беренче тапкыр чит илдә, Германиянең Аугсбург шәһәрендә Халыкара яшьләр театрлары фестивалендә чыгыш ясый. 2001 елда күренекле режиссер М.Х.Сәлимҗановка «Театр сәнгатенә керткән өлеше өчен» номинациясендә «Алтын битлек» премиясе тапшырыла. 2016 елда «Алтын битлек» премиясенә танылган актер Ринат Таҗетдинов лаек була.
2002 елда Марсель Сәлимҗанов вафат булганнан соң, театрның баш режиссеры итеп аның укучысы, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе, К.Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты, профессор Фәрит Бикчәнтәев билгеләнә. 2011 елдан ул Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеген дә җитәкли.
Милләтнең көзгесе, горурлыгы булган Академия театры Россия һәм чит илләргә күп санлы гастрольләргә йөреп, Халыкара фестиваль, конкурс, бәйгеләрдә катнашып, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Литва, Латвия, Эстония, Германия, Финляндия, Төркия, Бөекбритания, Колумбия, Испания, Кытай, Һиндстан, Венгрия һ.б. күп кенә илләр тамашачылары мәхәббәтен казана.
Хәзерге вакытта театрның репертуарын дөнья классикасы һәм милли драматургия әсәрләре буенча куелган 20дән артык спектакль тәшкил итә. Театрның иҗади көчләре ел да Казан театр уку йортларын тәмамлаган талантлы яшь артистлар белән яңарып тора. Камал театры җитәкчелегендә Төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале һәм театраль белем бирү фестиваль-форумы, «Яңа татар пьесасы» конкурслары кебек мөһим чаралар оештырыла.
Бүгенге татар театры халкыбызның милли традицияләрен югалтмыйча, шул ук вакытта сәхнә сәнгатебезне заманча яңа эстетик алымнар белән баетып иҗат итүче, Камаллар, Кариевлар, Тукайлар күрергә хыялланган чын тормыш мәктәбе ул. Татар театры алга таба да Татарстан һәм Россия җирендәге, шулай ук бөтен дөньядагы татар халкын үз иҗаты белән берләштереп, милләтебезне, аның тарихын, бүгенгесен, сәнгатен, телен саклауга хезмәт итәр дигән өмет белән яшибез без.
Новое здание
Победителя объявили 17 февраля 2022 года. Первое место жюри присудило консорциуму «Ваухаус» (Москва, Россия). Архитектор здания — Кенго Кума (японец). Здание было построено в течение 2 лет, строительство театра велось круглогодично, на объекте одновременно работали 2000 человек. Во время БРИКСа уже приняли первых гостей.