Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Көзге кайтаваз» спектакленең премьерасы. Комедия авторы - Рөстәм Галиуллин, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.
Премьераны шулай ук 23 апрельдә, 31 майда һәм 17 июньдә күрергә мөмкин.
Касса: (843) 293-03-74
Спектакль турында:
Яшәгән ди, булган ди профессор. Аның хатыны (сүз уңаеннан, ул да профессор), ике улы булган - алар да профессор була алган булыр иде, тик...
Барыннан да ныграк профессор хатынын яраткан һәм татар филологиясенә тугры булган. Көннәрдән бер көнне профессорның ишеген чын фаҗига шакый. Ул фаҗига гаилә җәмгыяте күзлегендә идеаль кеше, идеаль ир һәм әти образын чәл-пәрәмә китерә. Рухи һәйкәл ишелә, кан басымы күтәрелә. Бу хәлләр, гонаһ шомлыгына каршы, юбилей алдыннан ук була!.. Тик комедия комедия инде, кагыйдә буларак, анда яшерен хакыйкатьләр күп. Геройлар да театраль иронияләр, кыю үзгәрешләр һәм каршылыклар аша камиллеккә омтыла.
Фотогалерея