Габдулла Тукайның 135-еллыгына багышлана (видео)
Пәнҗешәмбе 22.04.2021
Кадерле тамашачылар! Габдулла Тукайның туган көне - 26 апрель якынлаша. Бу көнне җәмәгатьчелек бөек татар шагыйренең тууына 135 ел тулуны билгеләп үтә. Татарстан театрлары да әлеге чарадан читтә кала алмадылар һәм видео яздырдылар.
Артистлар татар һәм рус телендә "Милләтчеләр" шигырен башкарды. Әлеге акциядә безнең театр да катнашты. Дуслар, безгә кушылыгыз, #Тукай135 хэштегы белән Габдулла Тукай әсәрләрен үз сәхифәләрегезгә урнаштырыгыз.