Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театры бәйгесе финалистлары өчен семинар. 1 көн

Якшәмбе 28.11.2021

27 ноябрьдә Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйге финалистлары өчен оештырылган семинарның беренче көне үтте.

Семинар барышында финалистлар Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Экспертлар советы рәисе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, баш архитектор урынбасары Тимур Кадыйров, Шәһәр үсеше институты кураторы Татьяна Григорьевна Прокофьева белән бергә бәйге территориясе, аның үзенчәлекләре белән якыннан таныштылар.

Казан Кирмәнендә Q&A форматында эшлекле очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Камал театры директоры Илфир Якупов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Некрасов исемендәге Үзәк китапханәнең фәнни-методик һәм фәнни-тикшеренү эшләре бүлеге мөдире һәм театрның яңа бинасы өчен функциональ бирем авторларының берсе Мария Игнатьева катнашты.

Очрашу барышында архитекторларда туган сораулар буенча функциональ бинадагы үзгәрешләр турында фикер алыштылар. Финалистлар шулай ук театрның яңа бинасы төзелеше өчен җаваплы экспертларга һәм ведомство вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Камал театры буенча Экскурсия катнашучыларга театр рухын тоярга һәм архитектура концепцияләрен эшләү барышында исәпкә алынырга тиешле цехлар эшенең мөһим детальләре турында яхшырак белергә ярдәм итте. Катнашучылар сәхнәдә, гримеркаларда булдылар, түбә астына бутафор цехына менделәр, Камал театрының узган һәм хәзерге спектакльләреннән 1000нән артык костюм күрделәр.

«Әлү, мин театрда! " спектакле финалистларда зур тәэсир калдырды. Әлеге проект режиссерлар Ксения Шачнева һәм Гөлнара Фазлыйәхмәтова тарафыннан архитекторлар өчен махсус әзерләнде. Спектакльдә профессиональ актерлар түгел, ә шәһәр халкы катнашты, алар театрның яңа бинасына бәйле кичерешләре белән уртаклашты, бинаны нинди итеп күрергә теләүләре турында сөйләде.

Вакыйгаларга бай булган беренче көн Татар ашлары милли кухнясында Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле, шулай ук Камал театры артистлары тарафыннан оештырылган бәйрәм программасы белән тәмамланды.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!