Тирән кайгы
Чәршәмбе 15.12.2021
Театрыбызның якын дусты, танылган журналист, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Зимфира Заһид кызы Гыйльметдинова вакытсыз арабыздан китте.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы туганнарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.