Татарстанның төп театр фестивале экваторын үтеп китте. Фестивальнең дүртенче көнендә Казахстан, Башкортстан һәм Татарстан театрлары спектакльләре күрсәтелде. Фестивальнең матбугат үзәгендә курчак театрлары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте.
Фестивальнең дүртенче көне "Әкият" Курчак театрының кече залында Казахстан дәүләт Курчак театрының "Ромео һәм Джульетта" (трагедия түгел) спектакле белән башланып китте. Спектакльнең режиссеры Динә Җомабаева әйтүенчә, спектакльнең жанры, пьеса нигезендә яткан эчтәлекне драмага әйләндермичә генә, балалар аудиториясен җәлеп итү өчен сайланган.
Жанна Зарецкая, тәнкыйтьче (Санкт-Петербург): «Бу спектакльне төгәл бәяләве кыен, берьяктан анда яхшы мизгелләр да җитәрлек, тик сораулар да туа. Яшь артистлар искитмәле уйный. Курчаклар белән эшләү сокландыра, вакыт-вакыт алар тере кеше кебек булып китәләр. Курчаклар бик профессиональ ясалган. Пьеса режиссер тарафыннан, курчак театры форматына туры китерелеп, дөрес кыскартылган. Икенче яктан, музыкаль бизәлеш үзенең банальлеге белән спектакльнең бөтен зирәклеген, нечкәлеген юкка чыгара. Мәсәлән, "Аве Мария", "Шубер зонтигы"ннан музыка. Миңа калса, спектакльгә бераз зәвык җитеп бетми. Режиссер, киләчәктә моны исәпкә алыр дип уйлыйм, аның киләчәге зур»
Яр Чаллы дәүләт курчак театры фестивальгә Тукайның "Су Анасы" спектаклен алып килде. Спектакль "Әкият" курчак театрының Зур залында күрсәтелде.
Нияз Игъламов, тәнкыйтьче (Казан): «Күңелле, төсле, ихлас спектакль. Спектакльнең режиссёры Гөлназ Нуретдинова - дебютант. Ул профессиядә тәүге адымнарын ясый, инде уңышлары да күренә. Труппа белән Эшли белә, тулы сәнгать әсәрләре тудыра. Аңа татар телендә спектакльләр куюны тапшырганнар - бу бик мөһим эш. Спектакль шул ягы белән яхшы - ул Чаллы курчак театрында милли репертуарны яңарта».
Курчак театрында эшләүнең, спектакль кую өчен пьеса саулауның кыенлыклары хакында фестивальдә катнашучылар матбугат конференциясендә сөйләделәр. Конференция турында тулырак сылтама аша танышырга мөмкин.
Камал театрының Кече залында Уфа "Нур" татар дәүләт театрының "Үткәннән килгән хатын" драмасы күрсәтелде.
Жанна Зарецкая, тәнкыйтьче (Санкт-Петербург): «Режиссер бу пьесаны тормыш-көнкүреш турында, шартлы "психологик" спектакль итеп куйган. Һәм кеше тормышының глобаль борчулары хакындагы бу вакыйга мистикага юнәлтелгән. Гади көнкүрешне гәүдәләндерү аның тылсымын тарката. Әсәр төзелеше буенча без "бар нәрсә өчен дә түләргә кирәк" дигән нәтиҗә ясарга тиеш. Үткәндә кылган гамәлләр безнең күңелләрне һәм йөрәкләрне шомландырып кире әйләнеп кайта. Тик спектакльдә йөрәк шомланмый, барыбыз да җәза алачак дигән уй, кызганычка каршы, тумый. Спектакльнең бөтен кимчелеге дә шунда».
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Тинчурин театры сәхнәсендә "Салкын кын" трагедиясен тәкъдим итте.
Владислава Куприна, тәнкыйтьче (Мәскәү): «Спектакльдә театрларда сирәк яңгырый торган тел кулланылган. Гыйбрәтле хикәя, бөек дала - буш киңлек, укол кебек кадый торган метафоралар җыелмасы. Спектакль яшүсмерләр өчен. Ул бик гади тоела, тик шул ук вакытта тирән метафорик та. Бу сатлыкҗанлылык, кан, газап, куркулар һәм мәхәббәт хакында цикллы зур тарих. Һәм кинәт финалда бар нәрсә кечкенә генә бер вакыйгага килеп тоташа: син бер татар шәһәрчеге мәйданына килеп керәсең. Аннары сине янә мифлар дөньясына аталар. Потаповның спектакле - дөньяны шигъри итеп ачуның үзенчәлекле юлы».
Фестивальнең дүртенче көне Стәрлетамак башкорт драма театраль-концерт берләшмәсенең "Өстаган" спектакле белән тәмамланды. Мостай Кәрим әсәре буенча куелган әлеге спектакль Уфа шәһәрендә үткән Төрки телле театрларның VII "Туганлык" Халыкара театр фестивалендә җиңү яулады.
Жанна Зарецкая, тәнкыйтьче (Санкт-Петербург): «Өстаган» спектакле – үзенең юлын киң һәм якты итеп башлаучы Антон Фёдоров белән минем танышуымның дәвамы. Спектакль бик яхшы килеп чыккан. Режиссер кызыклы алым уйлап чыгарган: һәр өлкән артистның яшь малай кыяфәтендәге пары бар. Шулай итеп истәлекләр бирелә, үзеңдәге “баланы” югалтмаска, аның белән аралашып торырга, дөньяны шул “бала” күзлегеннән кабул итә алырга кирәк дигән фикер уздырыла. Спектакльдә, шулай ук, ике хата да ачык чагыла. Беренчесе, сюжетка корылган спектакль тиз генә башланып китә алмый, ритм җыеп, озак сузыла. Икенчесе, малайларның килү һәм юкка чыгу прицибы аңлашылып бетми. Тик бу вак әйберләр генә спектакльне боза алмый.”
Фоторепортаж сылка буенча урнаштырылган.
Видеокөндәлек:
Хөрмәтле журналистлар!
5 июньдә 14.00 сәгатьтә фестивальнең матбугат үзәгендә Башкортстан театрлары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе була.
Сезне көтеп калабыз!
Фотогалерея