Казанда “Нәүрүз” фестивале бай һәм үзенчәлекле программа белән ачылды. Беренче көннең иң төп вакыйгалары – Кыргызстан, Тыва һәм Хакасия театрлары катнашында үткән матбугат конференциясе, К.Худжанди исемендәге Таджик музыкаль-драма театрының “Оча торган табиб” спектакле, А.Топанова исемендәге Хакас милли драма театрының “Карт һәм диңгез” фәлсәфи драмасы, Җамбыл казах драма театрының Кабан күле ярында уйналган “Кыз Җибек” романтик тарихы.
Фестивальнең беренче көне вакыйгалары хакында тулырак:
Фестивальнең матбугат үзәгендә Кыргызстан, Таджикстан, Тыва һәм Хакасия театрлары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте. Чарада А.М.Топанова исемендәге Хакас милли драма театрының баш режиссеры Марас Чебодаев, Бакен Кыдыкеев исемендәге Кыргыз Дәүләт яшь тамашачылар театры сәнгать җитәкчесе Эльвира Ибраһимова, Тыва Республикасының В.Кок-Оола исемендәге милли музыкаль-драма театры директоры Станислав Ириль катнашты. Конференция турында төгәлрәк әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Камал театрының Кече сәхнәсендә К. Худжанди исемендәге Таджик музыкаль-драма театры тамашачыларга “Оча торган табиб” спектаклен тәкъдим итте (автор Ш.Бошкенов, Ж.Б.Мольерның “Оча торган табиб” пьесасы буенча).
Спектакльне тәнкыйтьчеләр түбәндәгечә бәяләде:
Кристина Матвиенко, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Миңа артистларның бу театраль шаяруны нинди нәфислек белән башкарулары ошады. Күрәсең, аларның табигате шундый, алар өчен пластика һәм музыкальлек мөһимдер. Мин, дөресен әйткәндә, аларның моны заман белән ничек бәйләүләрен аңлыйм, тик шаяртуларны тагын да кискенләштерү дөрес микән? Ә анда бүгенге көнгә кагылышлы кызыклы актуаль әйберләр бар иде. Минем өчен 2019 елда, проблемалардан читләштерелгән мондый стерильләшкән комедияне, бернинди вакыт чикләре куелмаган театральлекне кабул итүе кыен. Ничек кенә булмасын без караган тамаша урынлы, кызык ә иң мөһиме нәфис булды».
Владислава Куприна, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Мәйдан театры жанрында бөтен дөньяны берләштерүче үзенчәлек бар. Ул халык рухын күрсәтә һәм бар кешегә дә ачык. “Оча торган табиб” спектаклендә гомум тарих. Анда күтәренке рух сизелә. Тик икенче яктан, Мольер әсәрләрендә текст озын, сюжет сызыклары күп – бу мәйдан театрлары өчен аерым кыенлыклар тудыра. Текст күп булу сәбәпле, спектакль учрыны-урыны белән авыр барды. Аңа мәйдан театрларындагы тамашачының игътибарын тота торган гади, якты сәхнәләр, сюжетка тормышчанлык җитеп бетмәде. “Оча торган табиб” спектакле артистларга яраклаштырып куелган, тик тамашачыларны рәхәтләндереп көлдерү өчен заманча шаяртулар җитмәде. Бүгенге көндә Мольер тексты белән эшлисең икән, аны заманга яраклаштырып язудан курыкмаска кирәк.
Жанна Зарецкая, театр тәнкыйтьчесе (Санкт-Петербург): «Минем өчен бу маскалар театры, бәхеткә каршы, безнең таджик коллегаларыбызда ул әле сакланып калган. Артистларның пластик образлар тудыруы сокландыра, биредәге психологиянең массага үтеп керүе өчен образның мимкасы, эшләнеше кызыклы, үткен, җиңел. Таджик театры милли үзенчәлекләр белән баетылган соклангыч, кызыклы, үткен телле спектакль төкъдим итте.
Бу үзенчәлекле вакыйга искелек булып та тоелырга мөмкин, тик милли тамырларга бәйле театр табигате барын да җайлый. Тамашачылар белән турыдан-туры аралашуга чыгып, артистлар балаларча беркатлы һәм ихлас уеннары белән безнең күңелне яуладылар. Мондый театр булуы искиткеч. Шунысы яхшы - аны олылар да, балалар да карый ала».
Кич белән Камал театрының Зур сәхнәсендә А.М.Топанова исемендәге Хакас милли драма театры Хемингуэя повестына нигезләнгән “Карт һәм диңгез” спектаклен тәкъдим итте.
Спектакль хакында тәнкыйтьчеләр фикере.
Кристина Матвиенко, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): “Карт һәм диңгез” спектакленең идеясы сәнгати яктан тиешенчә уйланылган. Үзәктә артист һәм драматик вакыйга. Артистның тирә-ягын кешенең табигать көчләре белән мөнәсәбәтенә басым ясаучы анимация биләп ала. Тик әлеге спектакльнең нигезендә яткан мотивация миңа ачык. Минем өчен бу антиэкологик алым. Бүгенге көндә кешеләр гүзәллекне җиңү турында уйланмыйлар. Без матур, тәэсирле әкиятнең, заманчалыктан ераклашкан экзистенциаль тарихның колына әвереләбез. Миңа моны кабул итүе авыр булды, тик шулай да, спектакль сәнгати эшләнеше ягыннан тәэсирләндерә».
Жанна Зарецкая, театр тәнкыйтьчесе (Санкт-Петербург): «Мондый спектакльне заман фатирының дүрт стенасы белән чикләнүчеләр түгел, ә галәм киңлекләрен үз итүчеләр генә тудыра ала. Искитмәле артист Виктор Коков турыдан-туры диңгез, күк – гомумән, табигать белән бәйле кешене уйный. Бу яктан ул безгә, табигать белән бердәм булу иллюзиясен эзләп, атнага бер дачага барып килүчеләргә, капма-каршы кеше. Бу карт, тормыш һәм үлем турында, бөтен тереклекнең үлемгә карышуы хакында фикерли. Тик, шул Зур балык белән көрәшкән вакытта ул тыныч кына, икеләнүләрсез Үлемне сайлый. Миңа артистның күп вакытны көймәдә утырып үткәрүе – режиссерның бик көчле алымы булып тоелды: чикләнелгән, кечкенә урын артист энергиясын төгәл тоярга ярдәм итә, ул үзенең тирәнлеге белән бөтен залны хәрәкәтсез калдыра. Бу бик тетрәндергеч тойгылар уята һәм заман театрында сирәк күренеш»
Нина Карпова, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Хакас театрының “Карт һәм диңгез” спектаклен минем беренче тапкыр гына күрүем түгел. Ул куелганнан соң Хакас театрында фестивальләргә йөри алырдай спектакль туганлыгы аңлашылды. Ул кызыклы, җиңел карала. Карт ролен данлыклы артист Виктор Коков башкара һәм мин аның талантына сокланып туя алмыйм. Бу рольгә ул профессиональ яктан әзер, ул - үз һөнәренең остасы. Бу спектакльдә сценография, музыкаль бизәлеш, режиссура һәм артистларның уйнау осталыгы – барысы да бер-берсенә ятышлы. Бу вакыт, зирәклек һәм тормыш турындагы спектакль. Хемингуэй картның үткәне яки киләчәге хакында сөйләми, ул баштан ук өлкән кеше темасын кузгата. Бәлки спектакльнең сценография үзенчәлеге дә шуның белән бәйледер. Кеше үзе астындагы табигатьне ничек кенә күтәрергә тырышса да, берни дә барып чыкмаячак. Спектакльнең идеясы – зирәклекнең көчтән мөһимрәк булуы”.
Фестивальнең беренче көне Жамбыл өлкә казах драма театрының Кабан яры буенда тәкъдим иткән «Кыз Җибек» спектакле белән тәмамланды.
«Қыз-Жібек» шигъри халык легендасы – казах фольклорының йөзек кашы. Бу ике гашыйк йөрәк - Жагалбай нәселеннән батыр көрәшче Толеген һәм Шекты нәселеннән чибәр Җибекның мәхәббәт тарихы гына түгел, ә тулы бер халык тарихы. Монда барысы да бар – казахларның барлык хыял-өметләре, спектакльдә халыкның бөтен үзенчәлеге, шул еллардагы тормыш-көнкүреше чагыла.
Фестивальнең беренче көненә багышланган видеокөндәлек:
Хөрмәтле журналистлар!
2 июньдә 15.00 сәгатьтә фестивальнең матбугат үзәгендә башкорт театрлары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе була.
Фотогалерея