“Нәүрүз” кызу адымнар белән экваторына якынлаша. Фестивальнең өч көне сизелмичә дә үтеп китте. Аларның һәркайсында – ныклы дуслык, мәдәниятләр арасындагы күпкырлы диалоглар һәм театр сәнгатенең төрле төсләре.
Фестивальнең өченче көне “Әкият” курчак театрының Кече сәхнәсендә башланып китте. Биредә Чуваш дәүләт курчак театры “Голубка” әкиятен күрсәтте.
Кристина Матвиенко, тәнкыйтьче (Мәскәү): «Бу ниндидер иске мифик сюжетның моторлы, механик, төгәллектән ерак, җансыз гәүдәләнеше. Әлеге тарих бик оригиналь һәм яңача да була алган булыр иде, тик спектакльне куючылар тарафыннан сайланган агрессив стиль (музыка, хореография, артистларның уены), бөтен мәгънәләрне кире кага, тамашачыда уңай тойгылар уятмый. Балалар театры әлеге фольклорга нигезләнгән әсәргә нишләп шундый кызыксыз юл белән мөрәҗәгать иткәндер, аңламыйм».
“Әкият” курчак театрының Зур сәхнәсендә Башкорт дәүләт курчак театры Башкорт шагыйре, язучы Мостай Кәримнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Мостай Кәрим. Якындагы офык” спектаклен тәкъдим итте.
Нияз Игламов, тәнкыйтьче (Казан): «Катлаулы спектакль. Спектакльне куючыларның барлык алымнары да кызыклы. Бу үзенчәлекле эстетика, театраль могҗиза. Тик рәссамнарның фантазиясе спектакльнең беренче өлешенә генә җиткән. Режиссёр үзе куйган сәнгати максатларны ахырга кадәр эшләп бетерә алмаган. Геройның тормышы турында җентекләп сөйләү драматик конфликт югалуга китергән. Спектакльнең сәнгати тукымасы ертыла. Тик моны Мостай Кәримнең иҗатын яхшы белүчеләр генә сизәчәк. Калганнарны спектакль бик тәэсирләндерер дип уйлыйм».
Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры үз сәхнәләрендә “Кәҗүл читек” спектаклен тәкъдим итте. Әсәрнең үзәгендә – Корбан бәйрәме алды вакыйгаларының кечкенә герое Әхмәдулла тора.
Нина Карпова, тәнкыйтьче (Мәскәү): «Режиссёр баланың үсүе турындагы актуаль теманы кузгата. Ул үсешне җәмгыять һәм дөнья төзелеше аша күрсәтә. Спектакльдә бик күп ачышлар – уен ягыннан да, сәхнә бизәлеше ягыннан да. Театрны фестивальдә катнашырлык уңышлы премьера белән тәбрик итәм».
Фестивальнең матбугат үзәгендә театр белгече, тәнкыйтьче Кристина Матвиенконың лекциясе үтте. Ул фестиваль кунакларына, быелның февраль аенда Тегеран шәһәрендә үткән «Фаджр» халыкара театр фестивале нәтиҗәләре буенча, иран театры хакында сөйләде. Лекция хакында тулырак әлеге сылтама буенча (вставить ссылку)
Әлмәт драма театры “Нәүрүз”гә хәзерге заманда сүзнең мәгънәсе хакындагы “Тынлыкта гына урын бар” дигән фәлсәфи әсәрен алып килгән. Спектакль Тинчурин театры сәхнәсендә тәкъдим ителде.
Фестивальнең өченче көне чын музыканың бөек көче, якты хисләр уятучы “Чадаган” музыкаль легендасы белән тәмамланды. Тыва республикасының В.Кок-Оола исемендәге милли музыкаль-драма театрының әлеге спектакле Камал театрының Зур сәхнәсендә күрсәтелде.
Нина Карпова, тәнкыйтьче (Мәскәү): «Чадаган” спектакле фестивальнең мөһим бизәге. Ул бөтенләй башка төрле театраль телдә. Театр фольклор әсәреннән драматургия ясый алган, тик гадәти европа драматургиясе түгел. Биредә вакыйгаларның эзлеклелеге мөһим түгел, спектакльне барлыкка китергән детальләр мөһимрәк. Спектакльнең күләмлеге тамашачыны тулысынча үзенә буйсындыра. Бүгенге фестиваль тамашачысының көчле алкышлары театрның дөрес юлда булуы хакында сөйли».
Өченче көннән фоторепортаж сылтама буенча
Фестивальнең өченче көненнән видеокөндәлек
Хөрмәтле журналистлар!
4 июньдә 14.00 сәгатьтә фестивальнең матбугат үзәгендә курчак театры вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтә.
Сезне көтеп калабыз!
Фотогалерея