Top.Mail.Ru
билеты
поиск
Ошибка

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий.

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

5 элементов
cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

Итого к оплате: 1600 ₽

перейти к оформлению
Восстановление пароля

Для восстановления пароля введите свой e-mail

Ошибка

Фестивальнең икенче көнендә үткән төп вакыйгалар: Башкортстан кунаклары белән матбугат конференциясе, фестивальнең тантаналы ачылышы, “Алтын битлек” фестивале спектакле – “Зөләйха күзләрен ача”.

Фестивальнең икенче көнендә үткән төп вакыйгалар: Башкортстан кунаклары белән матбугат конференциясе, фестивальнең тантаналы ачылышы, “Алтын битлек” фестивале спектакле – “Зөләйха күзләрен ача”.

Фестиваль спектакльләре бүген Тинчурин театрында башланып китте. Төрек драматургы Т. Джюдженоглу әсәре буенча Б.Кыдыкеево исемендәге Кыргыз Дәүләт яшь тамашачылар театрының “Ташкын” спектакле күрсәтелде.

Спектакль хакында тәнкыйтьчеләр.

Жанна Зарецкая, театр тәнкыйтьчесе (Санкт-Петербург): «Яшь Тамашачылар театрында шундый спектакль барлыкка килүе мине бик сөендерде: Кыргызстанда Яшь тамашачылар театрын балаларны шатландырыручы театр дип кенә уйламыйлар икән. Биредә балалар белән җитди итеп өлкәннәр турында, мөһим әйберләр хакында сөйләшәләр. Куркыныч әйберләр турында: тормыш, үлем, кешене хайванга әйләндерүче шартлар – курку хакында. Күп кенә җәмгыятьләрдә мөнәсәбәтләр, кешене хайванга әйләндереп, үзенә тиң булганнарны юк итүгә этәргән куркуга корыла. Ирекле булу өчен куркуны җиңәргә кирәк. Артистлар бу фикерне тирән психологик кичереш законнары буенча ышандырырлык итеп җиткерә алдылар, шул ук вакытта милли үзенчәлек турында да онытмадылар».

Кристина Матвиенко, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Бу нык, эмоцияларга көйләнгән һәм бик төгәл башкарылган спектакль. Төрек драматургы әсәренедәге түзеп булмаслык ирексезлек, кыргыз театры тарафыннан шундый ук кискен итеп кабул ителгән. Бу куркуның үлемнән дә начарырак булуы хакында сөйләүче авыр тойгы».

Владислава Куприна, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Бу спектакль - фестивальнең зур уңышы. Ул бик профессиональ эшләнгән. Биредә бар нәрсә дә мәгънә бирә. Сәхнәләр, костюмнар, ассоциатив хәтергә юнәлтелгән сценография. Бер үк вакытта кар да, боз да булган полиэтилен, төрү мизгелләре, кешеләрне тынсыз, хәрәкәтсез калдыру... Спектакльдә партнерлар мөнәсәбәте бик җентекләп куелган – бу, бер яктан, курку хакындагы әлеге вакыйганың никадәр тирән икәнлегенә басып ясаса, икенче яктан, кешеләрнең гади көнкүрешен күрсәтә. Шушы симбиоздан тамашачы тын алмыйча карый торган спектакль барлыкка килгән. Аны караганда уйланасың да, борчыласың да, сызланасың да».

Башкорт кураеның сихри яңгырашы, М.Гафури театрының “Зөләйха күзләрен ача” спектакленә иң кыйммәтле билет, курчак театрында кичке спектакльләрне кире кайтару – Башкортстан кунаклары белән үткән бүгенге матбугат конференциясе нәтиҗәләре буенча язылган мәкаләдә әнә шулар. Язма белән сылтама буенча танышырга мөмкин. (прикрепить ссылку на материал о ПК).

“Нәүрүз”нең тантаналы ачылышы бүген Камал театры каршындагы мәйдәнда үтте. Анда Роберт Юлдашевның “Курайсы” ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” Дәүләт фольклор ансамбле, Тыва милли оркестры, Татарстанның атказанган артисты Наил Сәгъдиев җитәкчелегендәге баянчылар төркеме чыгыш ясады.  

Кич белән Камал театрында М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Зәләйха күзләрен ача спектакле күрсәтелде.

Спектакль хакында тәнкыйтьчеләр фикере:

Владислава Куприна, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Спектакльдә режиссер романдагы көнкүрешне артык күп тасвирлау проблемасыннан котыла алган. Ул мелодраматик сюжетны әкияткә, серле шигъри дөньяга әйләндерә алган. Соңгы 10 елда минем Игнат белән Зөләйханыкы кебек мәхәббәт сәхнәсе күргәнем юк. Ул үзенең ачык хислелеге, театральлеге белән мине таң калдырды».

Кристина Матвиенко, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Бу спектакль “Алтын битлектә” мине иң тәэсирләндергән спектакльләрнең берсе булды. Аның көче, шигърилеге беренче минутлардан ук күңелгә үтеп керә. Син кискен тема кузгатылган көчле вакыйга колына әйләнәсең. Ул шундый үтемле яңгырый – шәхси сынавың кебек, борчылып утырасың».

Нина Карпова, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Зөләйха” – төрки дөньяда соңгы еллардагы иң якты вакыйгаларның берсе. Мин спектакльне икенче тапкыр карадым һәм “Алтын битлек”тә аның бүләккә лаек булуына чын күңелдән шатмын. Инсценировка, әлбәтта, китаптан аерыла. Монда бер төп сюжет алынган, режиссер шуңа нигезләнеп эшләгән. Аны язмыш, характер, аерым чор хатын-кызының шәхес булып әверелү тарихы кызыксындыра. Миңа бу тарихның театраль теле кызык. Биредә режиссерның фикере тулы, камил. Мин Гафури театрын әлеге спектакль белән чын күңелдән тәбрик итәм».

Фестивальнең икенче көненнән фоторепортаж сылтама буенча

Фестивальнең икенче көненнән видеокөндәлек сылтама буенча

Хөрмәтле журналистлар!

3 июньдә 15.00 сәгатьтә фестивальнең матбугат үзәгендә театр тәнкыйтьчесе Кристина Матвиенконың заман иран театры хакында лекциясе була.

Сезне көтеп калабыз!

Продолжая пользоваться сайтом, вы соглашаетесь с условиями политики конфиденциальности.