Top.Mail.Ru
билеты
поиск
Ошибка

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий.

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

5 элементов
cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

Итого к оплате: 1600 ₽

перейти к оформлению
Восстановление пароля

Для восстановления пароля введите свой e-mail

Ошибка

“Нәүрүз” фестивале көннән-көн үзенең төрле спектакльләре белән гаҗәпләндеренү дәвам итә. Фестивальнең бишенче көненә күзәтү ясыйк.

“Нәүрүз” фестивале көннән-көн үзенең төрле спектакльләре белән гаҗәпләндеренү дәвам итә. Фестивальнең бишенче көненә күзәтү ясыйк.

“Әкият” курчак театры үзенең кече сәхнәсендә “Йолдыз тапкан кыз” спектаклен күрсәтте.

Кристина Матвиенко, тәнкыйтьче (Мәскәү): «Бу традицион спектакль. Тәрбияви, тик әллә ни гыйбрәтле түгел. Ул борынны күтәрмәскә, яхшылыкны акчага эшләмәскә өйрәтә. Курчакларның гәүдәләнеше ошады, бигрәк тә Тавыкның. Курчаклар нечкәлекләп матур эшләнгән. Спектакльнең көчле музыка һәм тышкы “эффектлар” белән тулыландырылуын кабул итеп бетерә алмадым, алар ялыктыра».

“Әкият” курчак театрының зур сәхнәсендә Үзбәкстан дәүләт курчак театрының “Бахрой һәм Нәүрүз” тамашасы күрсәтелде.

Андижан полькасы һәм сурхандарь көйләре, Индия кунакларының биюе, милли көрәш, халык җырлары һәм биюләре – болар барысы да “Бахрой һәм Нәүрүз” спектаклендә бәйрәм рухын тудыра. Әлеге спектакль-концерт тамашачыларны “Нәүрүз” бәйрәменең борынгыдан килгән традицияләре белән таныштыра.

Динә Дәүләтшина, тәнкыйтьче (Уфа): «Спектакль-концерт эзлекле сюжет таләп итми. Аның каравы, ул тамашачыларга төрле системадагы курчакларны күрсәтте: буйлы, кулга кия торган, планшет курчаклар, марионеткалар, тантамарескалара. Тамаша юморга, үз-үеңнән көлүгә корылган. Курчаклар белән ничек оста идарә итүләрен күргәч, театр белән тагын да якыннанрак танышасы килү теләге уяна».

Фестивальнең матбугат үзәгендә Башкортстан театрлары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте. Журналистларның сорауларына театр белгече, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының сәнгать бүлеге җитәкчесе Динә Дәүләтшина һәм Башкортстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры режиссеры Азат Җиһаншин җавап бирде. Конференция хакында тулырак әлеге сылтама аша танышырга мөмкин.

Салават башкорт дәүләт драма театры “Нәүрүз” фестиваленә “Глумов” спектаклен алып килде. Спектакль Камал театрының кече залында күрсәтелде.

Жанна Зарецкая, тәнкыйтьче (Санкт-Петербург): «Бу шактый тулы спектакль. Островскийны ачу өчен сайланган ачкыч күбрәк Гогольга туры килер иде. Театраль битлеккә әйләндерелгән йөзләр бик кызык уйланылган, тик аларга озак карап булмый. Глумов кына битлексез, бу да бер алым. Пьесадан клоунада ясагач, текстны курыкмыйча кыскартырга кирәк иде. Спектакльнең башында проблема бар: вакыйгалар озак башланып китә алмый. Аннары бик тиз бара башлый. Тик шулай да ике сәгать өчен бер чыгыш, бер идея гына бик аз”.

Башкортстан Республикасының М.Кәрим исемендәге милли яшьләр театры Казан яшь тамашачылар театрында “Калигула” спектаклен тәкъдим итте.

Режиссер спектакльне үз-үзендә һәм һәрбер кешенең күңелендә казыну өчен куюы турында әйтте. «Мин үзем дә берни белмим, шуңа бу спектакльне куйдым да, - диде ул. – Спектакль безнең хакта, кешеләр турында, һәркем күңелендә бәләкәй Камю утыруы хакында. Кемдер аны көн дә үстерә, үз өстендә эшли һәм яшәргә өйрәнә. Монда меңләгән сораулар, җавапларын үзегез эзләгез».

Кристина Матвиенко, тәнкыйтьче (Мәскәү): «Бу күп текстлы авыр пьеса, аны ничек тә булса акларга кирәк. Һәм проблеманы аңлатырга. Бу бик актуаль сюжет. Аяк астында туфрагын югалткан, тирә-яктагыларны юк итеп, яшәү өчен көрәшүче, безне һәрвакыт каршылыкларга этәрүче хакимлек турында. , Калигула ролендәге, үзенең харизмасы булган, төпле шәхес Вадим Клысовның уены бик ышандыра. Аның героенда оятсызлыктан, көч кулланудан тәм табу, шул ук вакытта өметсезлек сизелә – бу Камю иҗатына бик хас күренеш».

“Йуг” Әзербәйҗан дәүләт театры Тинчурин театры сәхнәсендә «Бер серле үлемнең өч аңлатмасы» спектаклен тәкъдим итте.

Владислава Куприна, тәнкыйтьче (Мәскәү): «Бу спектакльнең репертуарга сайлануы бик сәер: дөньяга япон күзлегеннән карау әзербәйҗаннарныкыннан нык аерыла. Спектакль Рюноскэ Акутагава буенча булмаган. Бу фәлсәфи хикәя түгел, ә әзербайжаннарның ялкынлы дәртен чагылдырган спеклель. Юлбасар ролен башкаручы артист искитмәле. Гомумән, спектакльдә артистларны күзәтүе рәхәт, алар шулкадәр тере, көчләре ташып тора. Бу бүгенге көн турында, анда мәхәббәт тә, ялкынлы аңлашулар да һәм үтерешүләр дә бар».

Фестивальнең бишенче көне Үзбәк милли академия драма театрының "Намус" спектакле белән тәмамланды. Спектакль Камал театрының зур сәхнәсендә күрсәтелде.

Үзбәк драматургы Иззат Солтанның “Намус” пьесасы, узган гасырның 60нчы елларында язылуга карамастан, бүгенге көндә дә заманча булуы белән тамашачыларны шаккаттыра. Спектакльнең төп идеясы – намус һәм икейөзлелек арасындагы көрәш – болар бүгенге көндә дә актуаль.

Нина Карпова, тәнкыйтьче (Мәскәү): «Намус” спектакле – бу иске театрга кайту. Биредә бар нәрсә дә бик традицион. Әсәрнең идеясы, проблемаларны берьяклы хәл итү, сәхнәгә кую алымнары: традицион дивар-тартма, традицион стенография. Шулай да спектакль көчле артистлар уены белән аерылып тора. Авыр әхлакый сынау алдында калган төп герой – профессор Комилов һәм аның улы. Тик сюжет сызыклары конфликның каян килеп чыгуы хакында уйланырга мөмкинлек бирми».

Фоторепортаж сылтама буенча.

Видеокөндәлек:


Хөрмәтле журналистлар!

6 июньдә 15.00 сәгатьтә фестивальнең матбугат үзәгендә чит ил продюсерлары катнашында матбугат конференциясе үтә. Сезне көтеп калабыз!

Продолжая пользоваться сайтом, вы соглашаетесь с условиями политики конфиденциальности.