Top.Mail.Ru
билеты
поиск
Ошибка

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий.

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

5 элементов
cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

Итого к оплате: 1600 ₽

перейти к оформлению
Восстановление пароля

Для восстановления пароля введите свой e-mail

Ошибка

«Нәүрүз» финиш сызыгына якынлаша. Фестивальнең алтынчы көнендә кунаклар һәм катнашучылар игътибарына Төркмән театрының " Патшабикә Тумар" һәм Камал театрының "Тормышмы бу?.." спектакльләре тәкъдим ителде. 

Мәхтүмкули исемендәге Төркмән милли музыкаль-драма театры Тинчурин театры сәхнәсендә "Патшабикә Тумар" спектаклен тәкъдим итте. Спектакль массагетлар хакиме - Тумар (Томирис) патшабикәнең катлаулы язмышы турында. 

Нияз Игъламов,  тәнкыйтьче (Казан): «Без спектакльне тәрҗемәсез карадык, шуңа аны кабул итү кыенрак булды. Төркмән теле татар, башкорт яки хакас телләреннән шактый аерыла. Гәрчә, Ләйлә һәм Мәҗнүн тарихы безгә яхшы таныш булса да, кайбер сюжет нечкәлекләрен мин аңлап бетермәдем. Шуңа да карамастан, миңа визуаль картина ошады. Милли колоритны күрсәтүче костюмнар бик матур. Декорацияләр турында да шуны ук әйтергә була. Артистларның энергиялары ташып торуы ошады. Тик бу спектакльдән күренгәнчә, төркмән театрында, төрки дөньядагы башка театрларга караганда, режиссура бик аксый».

Нина Карпова, тәнкыйтьче (Мәскәү): «Традицион сюжетны театр традицион музыкаль-драма алымнары белән чишкән. Биредә катлаулы театр теле юк. Ике кеше бар - аларны аерганнар, үзенең яраткан кешесенә шигырьләр язучы шагыйрь бар, үзенең героеннан башка яши алмаучы гашыйк кыз бар. Театр бик гади юлны сайланган: сюжет музыка, хореография һәм сүзләр ярдәмендә сөйләнә. Спектакльнең тәрҗемәсе булмау сәбәпле, аны кабул итүе кыен булды. Мин бу вакыйганың нәрсә хакында икәнен беләм, тик тәрҗемә булмагач, театр белән диалог барып чыкмады."

Фестивальнең матбугат үзәгендә халыкара театр җәмгыяте вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте. Кунаклар “Нәүрүз” кысаларында үтүче шоукейска килде. Шоукейста спектакльләр күрсәтелә, фикер алышулар үтә, яңа мөнәсәбәтләр булдырыла, төрле фестивальләргә чакырылу мөмкинлеге туа. Конференция хакында тулырак.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үз сәхнәсендә “Тормышмы бу?..” спектаклен тәкъдим итте.

Жанна Зарецкая, тәнкыйтьче (Санкт-Петербург): «Мин Фәрит Бикчәнтәевның яшь режиссер Айдар Җаббаровка үзенең театрында шундый күләмле спектакль куярга рөхсәт итүенә бик гаҗәпләндем. Яшь режиссер өчен бу җитди эш. Минем инсценировка текстына сорауларым бар, чөнки анда пафос һәм кабатлаулар күп, алар вакыйгаларны сыеклый. Плюслардан – искитмәле, акыллы, үткен образлар күп һәм сәхнә бизәлеше. Спектакльнең сәнгати образы берьяктан тулы, ә икенче яктан күп вак образлардан гыйбарәт. Каршылыклы фикерләр уятуга да карамастан, бу режиссер артыннан күзәтәсе килү теләге уяна».

Владислава Куприна, тәнкыйтьче (Мәскәү): «Бу - мәхәббәт һәм назга урын булмаган, һавасыз дөньяда яшәүче кеше тарихы. Герой бертуктаусыз мәхәббәт эзли, наз сорый, тик хисләренә җавап таба алмый. Спектакльдә, ул оялып кына әнисенең кулы белән битенә кагылып алганда гына, бер секундлык кына наз булды. Бу салкын дөнья кешеләрне йота һәм бушлык барлыкка китерә. Спектакльнең сәхнә дөньясы – зур салкын караңгылык».

Фоторепортаж сылтама буенча.

Видеокөндәлек:

Хөрмәтле журналистлар!

17.00 сәгатьтә “Нәүрүз” фестиваленең матбугат үзәгендә фестиваль нәтиҗәләре буенча тәнкыйтьчеләр катнашында түгәрәк өстәл үтә.

Продолжая пользоваться сайтом, вы соглашаетесь с условиями политики конфиденциальности.