Кичә, 7 декабрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Яңа татар пьесасы 2017" яшь драматурглар лабораториясе пьесаларын укуның икенче көне узды. Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Рамил Вәҗиев, Татарстанның атказанган артисткасы Миләүшә Шәйхетдинова, Гөлназ Хәсәнова, Зөлфия Шәмсуарова һәм Миләүшә Зәкиева Алинә Бикмуллинаның "Булдырабыз" һәм Энҗе Гыйззәтованың "Ишекләр" пьесаларын укыдылар.
Һәр укудан соң тамашачылар һәм лабораториянең кураторлары Евгений Казачков (драматург, "Любимовка" фестивале арт-директоры), Юлия Тупикина (драматург), Әлфәт Закирҗанов(филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият белгече) һәм Миләүшә Хәбетдинова (филология фәннәре кандидаты, доцент) белән фикер алышу узды. Икенче көн укулары режиссерлары буларак Нияз Игүламов һәм Рамил Гәрәев чыгыш ясадылар.
Бүген 17.00 сәгатьтә Кече сәхнәдә укуларның 3нче көне уза. Теркәлү