Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале тәмамланды. Соңгы спектакль Камал театры сәхнәсендә узды. Ул фестивальнең хедлайнеры - Александр Калягин җитәкчелегендәге “ET CETERA” мәскәү театрының “Лица” спектакле булды. Театр бер үк вакытта «Нәүрүз»не тәмамлады һәм 13 июньгә кадәр дәвам итәчәк гастрольләрен ачты.
Кичә Г.Камал театрында матбугат конференциясе узды. Анда РСФСРның халык артисты, Дәүләт һәм театр премияләре лауреаты, «Et Cetera» театрының сәнгать җитәкчесе, РФ Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Александр Калягин, Россиянең халык артисткалары Людмила Дмитриева һәм Наталья Благих, театрның әдәби бүлек мөдире Татьяна Никольская һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев катнашты.
Казанда «ET CETERA» театры гастрольләре РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә РОСКОНЦЕРТ ФДБУК тарафыннан гамәлгә ашырылучы «Зур гастрольләр» федераль программасы кысаларында оештырылган.
Театрның әдәби бүлек мөдире Татьяна Никольская сөйләвенчә, «Зур гастрольләр» программасында катнашкан барлык театрлар да кая барырга теләүләрен әйтәләр. "Безнең театр Казанга килергә теләде. Безне монда кабул итәргә ризалаштылар, шатланып каршы алдылар. Безнең “Лица” спектакле белән гастрольләребезне ачу һәм «Нәүрүз» фестивален тәмамлау – үзе бер бәхетле очрак. Ничектер бар нәрсә туры килде һәм без барыбыз да бәхетле», - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында.
Театрның сәнгать җитәкчесе Александр Калягин Казанда театр фестивален үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
“Нәүрүз” кебек фестивальнең булуы, аның халыкара программага ия булуы бик яхшы күренеш. Ул халыкара программадан башланмады, бу да бик мөһим. Фестиваль үсә, киңәя, РФ Театр эшлеклеләре берлеге, дәүләт һәм хакимият тарафыннан хуплана. Бу күп нәрсә турында сөйли. Татарстанда мәдәният һәм театрның нәрсә икәнен аңлыйлар, - диде ул. - Фәрит Бикчәнтәев театр өчен яңа бина төзеләчәген әйтте. Бу тиздән булыр дип ышанам. Мин төзелеш эшләрен аңлыйм, чөнки үзем театр төзү белән шөгыльләндем, моның никадәр тырышлык соравын, авыр икәнен беләм. Күп буыннарга хезмәт итәчәк яңа бинага күчүеңне көтү - нинди бәхет.”
"Мин сезнең шәһәргә сокландым. Сезгә мактау сүзләре, матур һәм изге теләкләр әйтәләр. Бу әкияти шәһәр. Монда яшәү бәхет. Проблемалар бөтен кешедә дә бар, алар булырга тиеш, тик әкият бу проблемаларны бераз җиңеләйтә кебек», - дип сөйләде Александр Калягин.
Казанда гастрольләр кысаларында театр өч спектакль күрсәтәчәк: “Лица”, “Сердце не камень” һәм “Стакан воды”.
Театрның сәнгать җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Казанда алар иң популяр, иң яхшы спектакльләрен күрсәтә. «Сердце не камень» спектаклен пандемия вакытында онлайн-форматта 800 000 тапкырдан артык караганнар.
Театрның алдагы елларда үсешен ничек күрүләре турындагы сорауга Александр Калягин болай дип җавап бирде:
"Мин шундый кеше, якыннарым да яхшы белә, үземнән һәм театрдан бик канәгать түгел. Начар булган өчен димим, кайвакыт, яхшы булганда да мин тагын да яхшырак була алганын беләм. Күп кенә проблемалар акчага барып тоташа. Күп спонсорларыбыз бездән китте, кызганычка каршы, бу исә кайбер планнарны кисеп ташлады. Без шулай ук премьералар чыгарачакбыз, алга таба да көчле һәм матур итеп барырга телибез.
Ни өчен Казанга нәкъ менә шушы спектакльләрне алып килдегез дигән сорауга актриса Наталья Благих җавап бирде:
“Без күптән түгел “Мандат” премьерасын чыгардык. Әлбәттә, мондый спектакль чыккач, аны алып киләсе килә. Ләкин артистлар, декорацияләрне күргәч, рәссам белән аралашу этабында ук, бер-берсенә карап: «Гастрольләргә йөрерлек түгел” диештеләр. «Мандат» спектакле - фантастик премьера, масштаблы декорацияләр. Анда 30дан артык кеше, чакырылган артистлар, студентлар катнаша. Әлбәттә, аны алып килергә бик теләдек, тик бу мөмкин түгел «Утиная охота» спектакле белән дә шул ук хәл”.
Матбугат конференциясендә "Ни өчен кайбер спектакльләр озак яши, ә кайберләре юк?” – дигән сорау яңгырады.
“Спектакльгә тамашачылар килми башлагач, ул үзеннән-үзе яшәүдән туктый. Кайвакыт спектакльләр искерә һәм хәзерге заманга бөтенләй туры килми. «Лица» кебек озын гомерле спектакльләр бар. Мин бу спектакльгә бик еш барам, алардан үзем өчен дәресләр алам. Бөек артистлар вакытка бирешмиләр”, - дип билгеләп үтте Россиянең халык артисткасы Людмила Дмитриева.
"Театрда һичшиксез булырга тиешле спектакльләр дә бар, Фәрит мине аңлар. Беренче көннәр алар аншлаг белән үтә, аннары тамашачы кими. Бу спектакльдә катнашучы артистлар, аларның үсеше өчен кирәк. Бөтен нәрсә акча һәм вакыт белән үлчәнми бит. Бездә репертуарда булырга тиешле андый спектакльләр бар. Мин беләм, артистлар өчен роль югалту кыен. Спектакльдә артист уеннан кәнәгатьлек алырга һәм бер үк вакытта үсеш кичерергә тиеш», - диде Александр Калягин.
Фотогалерея