Кичә, 29 гыйнварда, Камал театрының Кече залында "Яңа татар пьесасы 2020" лабораториясендә катнашкан яшь драматургларның пьесалары укылды. Татарстанның атказанган артистлары Илнур Закиров, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Раил Шәмсуаров, Алмаз Гәрәев, шулай ук, Айгөл Миңнуллина, Ирек Кашапов, Артур Шәйдуллин һәм Казан мәдәният институты студентлары Алсу Хәлимованың "Анарлы йорт", Булат Минкинның «Tatar trip», Илмира Әлетдинованың «Әти» һәм Рүзәл Әхмәдиевның «Гөнаһ көче» пьесаларын укыдылар. Һәр пьеса укылганнан соң тамашачылар һәм лаборатория педагоглары Нияз Игъламов, Юлия Тупикина һәм Ркаил Зәйдулла катнашында фикер алышу үтте. Беренче көнне укылган пьесаларның режиссеры Рамил Гәрәев иде.
Бүген 14.00 Кече сәхнәдә пьесалар укуның икенче көне.
Кичә, 29 гыйнварда, Камал театрының Кече залында "Яңа татар пьесасы 2020" лабораториясендә катнашкан яшь драматургларның пьесалары укылды. Татарстанның атказанган артистлары Илнур Закиров, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Раил Шәмсуаров, Алмаз Гәрәев, шулай ук, Айгөл Миңнуллина, Ирек Кашапов, Артур Шәйдуллин, Айгөл Шәкүрова һәм Казан мәдәният институты студентлары Алсу Хәлимованың "Анарлы йорт", Булат Минкинның «Tatar trip», Илмира Әлетдинованың «Әти» һәм Рүзәл Әхмәдиевның «Гөнаһ көче» пьесаларын укыдылар. Һәр пьеса укылганнан соң тамашачылар һәм лаборатория педагоглары Нияз Игъламов, Юлия Тупикина һәм Ркаил Зәйдулла катнашында фикер алышу үтте. Беренче көнне укылган пьесаларның режиссеры Рамил Гәрәев иде.
Бүген 14.00 Кече сәхнәдә пьесалар укуның икенче көне.