Фестивальнең матбугат үзәгендә театр белгече, тәнкыйтьче Кристина Матвиенконың лекциясе үтте. Фестиваль кунакларына ул иран театры хакында сөйләде. Тәнкыйтьче быелның февраль аенда Тегеранда «Фаджр» халыкара театр фестивалендә катнашкан.
«Мине иң гаҗәпләндергән әйбер – тамашачыларның театрга агылып йөрүләре – бу бик сирәк күренеш», - дип башлады үзенең чыгышын тәнкыйтьче.
Кристина Матвиенко сүзләре буенча, Иранда театр – җәмәгатьчелек фикерен белдерә торган урын. Тамашачылар арасында яшьләр бик күп, алар театрларга ташкын булып агыла, яңа спектакльләр карарга килә, театр белән кызыксынучыларның күплеге гаҗәпкә калдыра. Тамашачылар театрга күңел ачу өчен түгел, ачыктан-ачык сөйләшү өчен йөриләр.
Театр белгече иран театры традициялары хакында сөйләде. Берьяктан –биредә Станиславский системасына юнәлтелгән театраль белем белән бәйле традиция яши, Иранның төп уку йортларында да шул система буенча белем бирәләр. Икенче яктан – ябык шартларда яшәгән илнең көнбатыш өлгесен күрү теләге дә көчле. Фестиваль спектакльләренең бер өлеше заман европа театрларына охшаш.
Иран драматурглары иҗтимагый проблемалар хакында яза: бүгенге көндә Иранда хатын-кыз хокуклары, ерак авылларда закон буенча тыелган күпхатынлылык проблемасы.
Тәнкыйтьче әйтүе буенча, Иран театр дөньясында тышкы яктан җәмгыятьнең кырыс тәртипләре чагылса, эчке яктан кискен каршылык, герметик киңлектә яшәүдән туган түзеп булмаслык арганлык сизелә.
Пьеса куелыр алдыннан махсус комитетның рөхсәтен алырга тиеш, рөхсәт булмый торып, билетлар сату тыела. Билетларга килгәндә, алар бик арзан, театрга бөтен кеше йөри ала. Иран театрының популярлыгы шуның белән дә бәйле.
Фотогалерея