Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының музыка бүлеге мөдире һәм оркестрның баш дирижеры итеп Данияр Соколов билгеләнде.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының музыка бүлеге мөдире һәм оркестрның баш дирижеры итеп Данияр Соколов билгеләнде.
Данияр Мнир улы Соколов — музыкант, җәмәгать эшлеклесе, 1987 елның 11 сентябрендә Казанда туган. 2005 елда Соколов Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенең фортепиано сыйныфын тәмамлый. Укытучысы - Н.Ф.Хәкимова. 2006-2011 елларда Казан консерваториясендә профессор В.А.Столов сыйныфында белем ала. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең аспирантурасын А.А.Стариков (махсус фортепиано сыйныфы) һәм А.Х. Барышников (концертмейстер осталыгы буенча) сыныфларында тәмамлый.
Данияр Соколов Татарстан Республикасының Sforzando җирле иҗтимагый хәйрия фонды директоры, Sforzando яшьләр оркестрының баш дирижеры, сәнгать җитәкчесе. Пианистлар оркестры инициаторы, солисты һәм җитәкчесе. РФ Президенты грантлар Фондының еллык гранты иясе. «Музыка безнең тирәдә», «Кирмән кичләре», «Казан Кирмәнендә музей төне – 2016», «Фанфары Казани», «Опера киче» проектларының, KazanOperaLab беренче опера лаборатория-мәктәбенең арт-менеджеры. Пианист буларак Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә музыкаль конкурсларда катнашкан.
«Инициативалы музыка һәм җәмәгать эшлеклесе Данияр Соколовны без күптән күзәтәбез. Аның безгә килүе оркестрыбызның иҗади үсешенә йогынты ясар, яңа сулыш өрер дип ышанабыз. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, оркестрның элекке җитәкчесе Фуат Хәмит улы Әбүбәкиров театрда киңәшче буларак кала. Ул Даниярга ярдәм итәчәк. Безнең өчен оркестрның дистә еллар дәвамында барлыкка килгән традицияләрен саклап калу мөһим" - диде Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев.
«Татар мәдәниятен популярлаштыру Камал театры эчендә генә барырга тиеш түгел. Театр оркестры татар театрының визит карточкасы була алырлык мөстәкыйль иҗади берәмлеккә әверелергә тиеш. Без театр оркестрын зур проектларда, шәһәр үткәргән музыкаль чараларда актив катнаштырырга планлаштырабыз. Мин Россиянең иң борынгы милли театрларының берсе булган Камал театры оркестры җитәкчесе булуның нинди зур җаваплылык икәнлеген аңлыйм һәм ышанычны алармын дип өметләнәм», - диде Данияр Соколов.