Камал театрында укытучылар декадасы
Пәнҗешәмбе 07.10.2021
Бөтендөнья Укытучылар көне уңаеннан Камал театры «укытучылар декадасы»оештырды. Декада чаралары арасында - «Шәрык клубы» комплексына экскурсияләр оештырылды, шулай ук, И.Зәйниевның «Бию пәрие» спектакле күрсәтелде. Спектакль алдыннан укытучылар алдында мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Ильяс Гәрәй улы һәм Камал театры директоры Якупов Илфир Илшат улы чыгыш ясады. Кичә комедияне барлыгы 500-дән артык Казан укытучысы карады.