Top.Mail.Ru
билеты
поиск
Ошибка

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий.

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

5 элементов
cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

Итого к оплате: 1600 ₽

перейти к оформлению
Восстановление пароля

Для восстановления пароля введите свой e-mail

Ошибка

Фестивальнең алтынчы көне Төркия һәм Россия төбәкләре - Төньяк Осетия, Чувашия һәм Татарстан театрларына багышланды. Спектакльләргә кадәр фестивальнең матбугат үзәгендә әлеге театрлар вәкилләре катнашында матбугат конференциясе узды.

Фестивальнең алтынчы көне Төркия һәм Россия төбәкләре - Төньяк Осетия, Чувашия һәм Татарстан театрларына багышланды. Спектакльләргә кадәр фестивальнең матбугат үзәгендә әлеге театрлар вәкилләре катнашында матбугат конференциясе узды.

Үзләренең театрлары һәм спектакльләре хакында матбугат конференциясендә Төркия дәүләт театрлары генераль директоры Мостафа Курт, В.Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Гиви Вәлиев, К. Иванов исемендәге Чуваш академия театры артисты Григорий Федоров һәм Т.Миңнуллина Түбән Кама татар драма театры директоры, баш режиссеры Рөстәм Галиев сөйләде.

Бу хакта тулырак

Алтынчы көннең спектакльләре Камал театрында башланды. Кече сәхнәдә Төркия дәүләт театрларының (Төркия, Анкара) “Китап кибете. Мәңгелек” спектакле күрсәтелде.

Театр тәнкыйтьчесе Диана Дәүләтшина (Уфа ш.) спектакль хакында:

«Миңа спектакльгә кереп китү, ни турыда сүз баруын аңлау өчен бераз вакыт кирәк булды. Артык сүз күп булуы да, башлангыч вакыйганың абсурдлыгы да комачаулады. Ләкин әкренләп аңлашыла башлады, күп сүзлелек, шулай ук төп геройның мәгънәсезлеге, гомумән, авторга кирәк булып чыкты, ул безне тормыш мәшәкатьләреннән югарырак күтәрелергә чакрырды. Идея үзе шактый ачык. Бик гади генә тормыш алып барган сәер герой, җирдә үзенең эзен калдырырга хыяллана. Төп герой ролендәге Озгюр Дениз Кая бик органик һәм сөйкемле. Режиссер китап кибетендә сатучы кызларның образларын кызыклы хәл иткән. Костюмнар, макияж, махсус ясалма париклар... Кызлар кибеттәге серияле курчаклар кебек бер-берсенә охшаган. Пластика да курчак-биюе итеп уйланган.

Алар (минем кебек үк) сәер кунакны, аның гади кеше күзлегеннән сәер тоелган теләген аңлый алмыйлар. Пьеса башында драматург тарафыннан салынган һәм режиссер Мостафа Курт тарафыннан тырышып үстерелгән абсурдлык әкренләп спектакльдән китә һәм барысы да үз урынына утыра. Бу спектакльнең идеясен мин тирән дип атамас идем. Әмма шулай да спектакль эмоциональ яктан тәэсир итә. Син әкренләп геройга, аның сәерлегенә гашыйк буласың һәм, аңа теләктәшлек күрсәтәсең. Сценаграфиягә килгәндә, ул бик гади, мин хәтта примитив дип әйтер идем. Спектакльнең музыкаль бизәлеше кызыклы. Минемчә, музыка кирәкле атмосфера тудыра. Мин төрек спектакльләрен күп карадым дип мактана алмыйм. Бары тик өч-дүрт спектакльдә булдым. Ә бу спектакль мине кызыксындырды. Бәлки, пьесаның авторы философ һәм шагыйрь булгангадыр».

Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театрында Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры Мансур Гыйләҗевнең «Бичура» әсәре буенча «Аксак» спектаклен тәкъдим итте.

Аксак исемле карт кайчандыр йөз унҗиде йорттан торган, ә хәзер тулысынча бушап калган авылда яши. Ул кара көчләр белән көрәшә, йорт иясе белән якыннан аралаша. Җитмеш ел яшәгәннән соң, карт, тирә-юньдәге хәлләрне күрергә куркып, «йомык күз» белән яшәгәнен аңлый. Узган еллары аңа мәгънәсез кебек тоела, ул үзенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында җитди уйлана.

Спектакль тарихи хәтерне, милли менталитетны, буыннар арасындагы элемтәне югалту турында. Бары тик милли үзаңны яңадан торгызып, тамырлар һәм традицион кыйммәтләрне кайтарып кына дөньяда гармониягә ирешергә мөмкин.

К.Тинчурин театры сәхнәсендә В.Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия театрының «Ричард III» спектакле күрсәтелде.

Театр тәнкыйтьчесе Анна Степанова (Мәскәү шәһәре) спектакль турында:

«Мин беренче тапкыр Төньяк Осетия Дәүләт академия театры спектакльләрен күрәм. Бу театрлда матур кешеләр эшли. Исчкиткеч көчле темперамент, дәрт, ачык эмоцияләр сизелә. Биредә Ричард тарихы борынгы заман хикәясе буларак сөйләнелә. Хәзерге заманга бернинди дә аваздашлыгы юк. Бу театр Шекспирның күптәнге традицияләрен саклый, анда күптән киткән фигураларны, күптән юкка чыккан дөньяны һәм Бөек ата-бабаларның күләгәләрен терелтергә телиләр».

Фестивальнең бу көне К.Иванов исемендәге Чуаш театрының “Миндә ут сүнсә дә, син янудан туктама” спектакле белән тәмамланды.

Театр тәнкыйтьчесе Марина Дмитревская (Санкт-Петербург ш.) спектакль хакында:

"Нәүрүз" төрки телле милли театрларыбызның үсешен күрсәтергә тиеш, ә бу спектакль торгынлык чорына сәяхәт кебек килеп чыга. Мин спектакльне эстетикада карадым, мин аны хәтта хәтерләмим дә. Мондый спектакльләр мин туганчы, театрларның торгынлык чорында, 50 нче еллар башында куела иде. Моны пьеса дип тә атап булмый, чиста графомания. Бу драматик хисләрсез дорфа эшләнгән эшләнгән спектакль. Сәхнә буйлап ике сәгать ярым буе бер төркем хәрбиләр йөрде. Кызыклы тарихи шәхес турында псевдотарихи спектакль куелган.”




Продолжая пользоваться сайтом, вы соглашаетесь с условиями политики конфиденциальности.