Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Казанда үтүче Төрки халыкларының XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале ачылуга багышланган матбугат конференциясе үтте. Конференциядә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, “Нәүрүз” фестивале сәнгать җитәкчесе, Г.Камал исемендәгне ТДАТ баш режиссеры, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Үзбәк милли театры директоры Фәтхулла Мәсүдов, Җамбыл Казах театры режиссеры Анара Сагимбәкова, Таджикстан Республикасының Худжанда шәһәрендә урнашкан К.Худжанди исемендәге музыкаль комедия театрының баш режиссеры Сухроб Шехов, педагог, AKT-ZENT театраль белем бирү үзәге (Германия) җитәкчесе Юрий Альшиц катнашты.
Чарада катнашучыларны беренче булып Дамир Натфуллин сәламләде:
«Без Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында Театр елында иң мөһим вакыйгаларның берсен башлап җибәрәбез. Республикада күп фестивальләр үтә, тик “Нәүрүз”не аерып әйтәсе килә, чөнки ул төрки халыкларны һәм безнең тарихыбызны берләштерә. Фестиваль яши, үсә һәм үзгәрә. “Нәүрүз”нең сере нидә соң? Аны оештыручы командада”.
Дамир Натфуллин яңа исемнәр, идеялар өчен фестивальне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының киләчәктә дә фестивальгә ярдәм итәчәген ассызыклады.
«Без төрки телле булмаган илләрне дә чакыруны шулай ук дәвам итәбез. Элегрәк «Нәүрүз»дә Литва, Венгрия театрлары катнашса, быел румын театры спектакль тәкъдим итәчәк, – дип сөйләде фестивальнең сәнгать җитәкчесе. – Без Румынияда фестивальдә булдык, ул безгә бик ошады. Без аны фестиваль кунакларына да кызыклы булыр һәм “Нәүрүз” афишасын бизәр дигән фикергә килдек».
Фестивальнең махсус кунагы Nottara Theater (Бохара, Румыния) Ж.-Б. Мольер һәм М.Булгаков әсәрләре буенча «Moliere» спектаклен тәкъдим итә. Спектакльнең режиссеры – Роман Феодори (Красноярск). Таджикстан һәм Үзбәкстан быел фестивальдә беренче тапкыр катнаша.
“Нәүрүз”не оештыручылар ел саен фестивальне аерым бер халыкның мәдәниятенә багышлый. Быел Башкортстан театрлары сәнгате игътибар үзәгендә булачак.
«Билгеле булганча, Гафури театрына 100 ел, Башкортстан Республикасы оешуга да 100 ел һәм Мостай Кәримнең тууына да 100 ел. Без күптәнге дуслар, тугандаш халыклар, Башкортстанның спектакльләрен күбрәк күрсәтергә телибез, – диде Фәрит Бикчәнтәев. – Фестиваль кысаларында, шулай ук, “Алтын битлек” номинанты – “Зөләйха күзләрен ача” спектакле дә күрсәтеләчәк».
“Нәүрүз” тарихында беренче мәртәбә шоукейс үтә – фестиваль спектакльләрен карарга Франция, Германия, Норвегия, Венгрия, Иран, Төркия һәм Грузиядән продюсерлар килә. Оештыручыларның әйтүе буенча, шоукейс халыкара театр җәмгыятен милли татар театры белән таныштыра башлаячак..
“Нәүрүз -2019” кысаларында беренче булып Таджикстан Республикасының Худжанда шәһәрендә урнашкан К.Худжанди исемендәге музыкаль комедия театрының “Оча торган табиб” спектакле күрсәтеләчәк.
«Безнең өчен шундый дәрәҗәле фестивальдә катнашу зур горурлык. Без быел бу фестивальдә беренче тапкыр катнашабыз һәм беренче булып уйныйбыз, - диде театрның баш режиссеры Сухроб Шехов. – Безнең артистлар Казанга фестивальгә чакырылганны белгәч бик шатландылар һәм сезнең белән күрешү, тәҗрибә уртаклашу өчен 3 тәүлек буена автобуста килергә риза булдылар».
Жамбыл Казах театры, казах фольклорының йөзек кашы булган, тарихи казах эпосына нигезләнгән “Кыз Җибек” спектаклен тәкъдим итә. Театр артисты Анара Сагимбәкова әйтүе буенча, режиссер аны кече сәхнә өчен эксперименталь формада куйган һәм иртәгә ул опен-эйерн форматында Кабан күле буенда уйналачак.
Үзбәк милли театры директоры Фәтхулла Мәсудов фестивальдә театрның иң яхшы спектакле – Иззот Султон әсәре буенча «Иман» драмасы күрсәтеләчәк диде.
«Узган ел Камал театры бездә кунакта булды һәм 3 спектакль уйнадылар. Спектакльләргә килә алмыйча калган тамашачылар соравы буенча без тагын берне уйнауларын үтендек, - дип искә ала спикер. – Фестивальгә чакыруыгыз өчен рәхмәт. Без үзебез белән җылылык, дуслык алып килдек һәм, җавап итеп, биредә дә шундый ук мөнәсәбәт тойдык».
“Нәүрүз” без яшәгән дәвернең һәм дөньяның уникаль вакыйгасы, - диде үзенең чыгышында Юрий Альшиц. – Театр һәм Республика җитәкчелеге фестиваль ярдәмендә, бүгенге көндә артык кырысланган дөньяга изгелек тарата».
“Нәүрүз” театр фестивале 1-8 июньдә Казанда үтә. Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан Үзбәкстан, Таджикстан һәм россиянең милли республикаларыннан барлыгы 29 театр катнаша. Барлык спектакльләр дә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.
XIV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, Тинчурин, Кариев һәм Казан яшь тамашачылар театрлары сәхнәләрендә. Шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яры буенда да спектакльләр уйналачак.
Фестиваль программасын әлеге сылтама аша күчереп алырга мөмкин (прикрепить программу показов)
Югары сыйфатлы фоторәсемнәрне әлеге ссылтама аша алырга мөмкин (прикрепить ссылку)
Хөрмәтле журналистлар!
1 июньдә, фестивальнең матбугат үзәгендә Кыргызстан, Таджикстан, Тыва һәм Хакасия театрлары катнашында матбугат конференциясе үтә.
Чарада катнашалар:
- Чебодаев Марас Степанович – А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының баш режиссеры;
- Ириль Станислав Николаевич – Тыва Республикасының В.Кок-Оола исемендәге Милли музыкаль-драма театры директоры;
- Ибраһимова Эльвира Борисовна - Бакен Кыдыкеева исемендәге Кыргыз дәүләт яшь тамашачылар театрының сәнгать җитәкчесе.
Сезне көтеп калабыз!
Фотогалерея