Бүген, 29 августта, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан үтәчәк бәйрәм чараларын оештыру комитеты утырышын үткәрде. Әлеге чарада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә катнашты. Утырыш ТР Хакимият йортында үтте.
Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан үтәчәк чаралар кысаларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Малый театр (Мәскәү ш.) сәхнәсендә спектакльләр уйнаячак. Юбилей чараларында Татарстан театрлары арасыннан Камал театры һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры катнашачак.