Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Фәрит Бикчәнтәев милли театрлар Ассоциациясе Советы әгъзасы

Чәршәмбе 12.01.2022

2022 елның 10 гыйнварында Петрозаводсктның Карелия Милли театрында милли театрлар ассоциациясенең гамәлгә кую конференциясе узды. 2019 елда Россия милли театрлары Ассоциациясен төзүне башлап җибәргән Александринский театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Фокин Ассоциациянең эш планына берничә проект тәкъдим итте. Әлеге проектлареың берсе - 2022 елның июнендә Казанда үтәчәк «Нәүрүз» Форум-фестивале кысаларында милли театрлар ассоциациясенең махсус программасын үткәрү. Конференция нәтиҗәсендә, яңа оешманың төп максатларын, бурычларын һәм принципларын билгеләүче Ассоциациянең Меморандумы имзаланды.

Ассоциация советы рәисе итеп Александринский театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Фокин сайланды. Совет әгъзалары итеп түбәндәгелеләр сайлпнды: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Карелия милли театры директоры Ирина Шумская, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры директоры Иршат Фәйзуллин, П.А. Ойунский исемендәге Саха академия театрының сәнгать җитәкчесе Андрей Борисов, Х.Нурадилов исемендәге Чечен дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Хава Ахмадова, Х.Намсараев исемендәге Бурят дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Саян Жамбалов, А.С.Пушкин исемендәге Псков академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Дмитрий Месхиев.  Советның җаваплы сәркатибе итеп А.С.Пушкин исемендәге Псков академия драма театры арт-директоры Андрей Пронин сайланды.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!