Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Якутия гастрольләре вакытында Саха (Якутия) Республикасының "Якутия Россия белән 385 ел бергә" дигән юбилей тамгасы белән бүләкләнде.Әлеге тамгага гадәттә дәүләтчелекне, дуслык һәм татулыкны ныгытуга, халыкара дуслык һәм бердәмлекне үстерүгяә үзеннән зур өлеш керткән, күп еллар фидәкарь хезмәт иткән шәхесләр лаек була. Юбилей билгесен тапшыру буенча күрсәтмә Саха (Якутия) Республикасы дәүләт башлыгы тарафыннан бирелә.
Гастрольләр вакытында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов "Саха (Якутия) Республикасы мәдәният отличныгы" исеме белән бүләкләнде. Мактаулы исемнәрне "Килмешәк" спектакле алдыннан Якутия Мәдәният һәм рухи үсеш министры Владимир Тихонов тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, 22 һәм 23 августта П.А. Ойунский исемендәге Саха академия театры сәхнәсендә Камал театрының тарихта беренче гастрольләре үтте.