Бүген, 13 июль көнне, җәйге яллардан соң Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында актерлар һәм хезмәткәрләр катнашында гомуми җыелыш узды. Җыелышта киләчәк юбилей сезонының планнары билгеләнде.
Камал театрының труппа җыелышын быел ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ачып җибәрде. Театр труппасы бүген җәйге ялдан чыкты һәм журналистлар катнашында беренче җыелышын үткәрде.
Җыелышка артистлар, нигездә, онлайн катнашты. Шулай да артистларның һәм техник хезмәткәрләрнең бер өлеше залга чакырылган иде. Ирада Әюпова аларга Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын, Почет грамоталарын тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында РФ Мәдәният министрлыгының Рәхмәтен алган күренекле артистлар Люция Хәмитова, Президентның Рәхмәт хатын алган театр музее мөдире Луара Шакирҗанова һәм «Республика каршындагы казанышлары өчен» медаленә лаек булган Илдар Хәйруллин һәм башкалар бар иде.
Камал театры сезонын 21 августта ачарга җыена. Әмма сезон театр алдындагы мәйданнарда тантана белән дә, «Зәңгәр шәл» белән дә ачылмаячак. Театр җитәкчелеге традициядән тайпылышларны артистларның сәламәтлеге өчен борчылуга бәйләп аңлатты.
«21 августта 100 процент булмаса да, залның 50 процентына тамашачы җыярбыз дип өметләнәбез. Чөнки тамашачы бик сагынган, бик көтәләр. Әмма репертуарда үзгәрешләр булачак. Шушы көннәрдә афишалар чыга», — диде тетар директоры Илфир Якупов.
Камал театры әлегә яшьләр катнашкан һәм составы зур булмаган спектакльләргә өстенлек бирәчәк. Шунлыктан сезон театрның соңгы премьерасы — «Сүнгән йолдызлар» белән ачылырга мөмкин.
«Мин билетларны рәт аралаш сату тәкъдимен керттем. Мәдәният министрлыгы бу тәкъдимне хуплады. Бер гаилә кешеләре генә бергә утыра ала. Театрга килгән тамашачыны куркынычсыз итеп утырту җаен табарбыз», — диде Илфир Якупов.
«Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова