Бүген, 27 августта, җәйге яллардан соң Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры җитәкчеләре, артистлар һәм театр хезмәткәрләре катнашында театрның Кече сәхнәсендә җыелыш үтте. Алар Якутия гастрольләреннән соңгы хис-тойгылары белән бүлеште, 113нче сезон планнары турында сөйләште. Театр хезмәткәрләре Мәдәният министрлыгының мактау грамоталарына һәм мактаулы исемнәренә лаек булдылар: директор Якупов Илфир Ильшат улына "Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Мәдәният министрлыгының мактау билгесе", диктор-тәрҗемәче Шәрәфиева Эльвира Хәниф кызына Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының рәхмәт хаты, сәркатиб Сатдарова Алсу Фәргать кызына ТР Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы тапшырылды.
Бүген, 27 августта, җәйге яллардан соң Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры җитәкчеләре, артистлар һәм театр хезмәткәрләре катнашында театрның Кече сәхнәсендә җыелыш үтте. Алар Якутия гастрольләреннән соңгы хис-тойгылары белән бүлеште, 113нче сезон планнары турында сөйләште. Театр хезмәткәрләре Мәдәният министрлыгының мактау грамоталарына һәм мактаулы исемнәренә лаек булдылар: директор Якупов Илфир Ильшат улына "Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Мәдәният министрлыгының мактау билгесе", диктор-тәрҗемәче Шәрәфиева Эльвира Хәниф кызына Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының рәхмәт хаты, редактор Сатдарова Алсу Фәргать кызына ТР Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы тапшырылды.