Top.Mail.Ru
билеты
поиск
Ошибка

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий.

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

5 элементов
cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

Итого к оплате: 1600 ₽

перейти к оформлению
Восстановление пароля

Для восстановления пароля введите свой e-mail

Ошибка

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә беренче мәртәбә профессионал булмаган артистка уйнау мөмкинлеге биреләчәк. "Халык театры" Бөтенроссия талантлар конкурсына регистрация ачылды. 

Артист булып, театр сәхнәсендә уйнарга хыялланучылар күп. Тик һәркем дә бу хыялын тормышка ашыра алмый - башка профессия сайлый. Ничек кенә булмасын, һәркемнең күңелендә иҗатка урын бар. Инде быел ук Россия театрлары сәхнәләрендә яңа исемнәр барлыкка киләчәк. Бу вакыйганың Россиядә театр елы дип игълан ителгән 2019 елда булуы - аеруча кадерле. 
Конкурс бер үк вакытта Казанда һәм Россиянең тагын җиде шәһәрендә игълан ителә. Камал театрында кастинг 8-9 октябрьдә була. Кастингның махсус кунагы -  Шамил Хамматов («Современник» театры артисты; кинодагы рольләре: «БИХЭППИ», «Выжить после»).
"Халык артисты" конкурсы финалистлары күптәнге хыялларын тормышка ашыра алачак: аларга профессионал артистлар белән бер спектакльдә уйнау мөмкинлеге биреләчәк.
Конкурста катнашу өчен артист белеме кирәк түгел, бары театрны ярату һәм иҗат итү теләге дә җитә. Татар телен белү мәҗбүри.
Казаннан тыш, конкурс Россиянең тагын берничә шәһәре театрларында үтә:
1. М.В. Ломоносов исемендәге Архангельск драма театры (Архангельск ш.)
2. "Ложа" КузДТУ театр-студиясе (Кемерово ш.)
3. "Кызыл факел" Новосибирск дәүләт академия драма театры (Новосибирск ш.)
4. М.Ю. Лермонтов исемендәге Ставрополь академия театры (Ставрополь ш.)
5. Калининград өлкә драма театры (Калининград ш.)
6. Калмык Республикасының Драма һәм комедия рус театры (Элиста ш.)
7. Волгоград музыкаль-драма казак театры (Волгоград ш.)
Зур сәхнә яуларга теләгән һәркем конкурста катнашу өчен әлеге театрларның берәрсенә гариза яза ала. Театрлар исемлеге әле тагын да артачак.
Кастинг нәтиҗәләре буенча жюри биш кешене сайлап ала. Алга таба алар белән әйдәп баручы сәнгать осталары һәм артистлар репетицияләр үткәрә. Шул вакыт аралыгында катнашучылар сәхнә осталыгына төшенеп, үзләренең артистлык талантларын тулысынча ача алырлар дип фаразлана.  
Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр театрда бер җиңүче сайлап алына. Ул театр труппасы белән бергә зур сәхнәдә берәр спектакльдә уйнау мөмкинлегенә ия була. Әлеге бәхет экспертлар тарафыннан иң күп тавыш җыючыга елмаячак. 
Конкурсның һәр театраль мәйданында финал тамашасы үтәчәк. Әлеге тамашада "Халык театры" җиңүчесе дә чыгыш ясаячак. Бу әле декабрьдә генә. Әлегә һәр хыялланган кешенең зур сәхнәгә эләгу мөмкинлеге бар. 
Конкурсның оештыручылары: Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча «Росмолодёжь» Федераль оешмасы, Россия мәдә,ни үзәге, Мәдәни инициативалар үсеше үзәге, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге.
"Русское радио" конкурска мәгълүмати ярдәм күрсәтә. 

Проект хакындагы мәгълүматны түбәндәге сылтамалар аша күзәтеп барырга мөмкин:
ВКонтакте (https://vk.com/roscultc)
Instagram (https://www.instagram.com/roscultc).

Фотогалерея

Продолжая пользоваться сайтом, вы соглашаетесь с условиями политики конфиденциальности.