Кичә, Татарстанның башкаласында Төрки халыкларының XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале тәмамланды. Соңгы көнне Дагестан, Якутия, Татарстан, Румыния театрларының спектакльләре күрсәтелде, фестиваль нәтиҗәләре буенча тәнкыйтьчеләр коллегиясе белән түгәрәк өстәл үткәрелде.
Җиденче көн, фестивальгә “Мольер” спектаклен алып килгән, “Нәүрүз”нең хэдлайнеры – Nottara театры белән матбугат конференциясеннән башланды.
«Минем өчен румын артистлары уникаль. Рус артистлары озаклап утырырга, режиссер фикереннән рухланырга мөмкин. Ахыр чиктә,артист һичьюгында, ризалашып, баш кагып булса да куячак, бу poker face булачак, тик импровизация аларга авыр бирелә, - диде режиссер. – Румын артисты башта уйламый, күп сораулар бирми… башта эшләп карый, утка да, суга да сикерә.Аның ярты соравы шундук юкка чыга. Эшләп каравы белән ул үзе үк сорауларына җавап бирә».
Режиссер әйтүенчә, аңа һәрвакыт ризалашып, “әйе” дип, торган артистлар белән эшләве рәхәт. Бу сирәк очрый торган сыйфатның ул рус артистларында да булуын тели.
Конференция хакында тулырак театр сайтында.
Кич белән тәнкыйтьчеләр коллегиясе катнашында фестивальгә нәтиҗәләр ясалды. Түгәрәк өстәлдә тәнкыйтьчеләр - Мәскәүдән Нина Карпова, Владислава Куприна, Санкт-Петербургтан Жанна Зарецкая һәм Уфадан Динә Дәүләтшина катнашты. Модератор буларак фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов чыгыш ясады.
«Нәүрүз», Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы фестивальләрдән тыш, иң кызыклы фестивальләрнең берсе, – диде Нина Карпова. – Ул үзенең программасы белән һәм, Якутиядән башлап Кавказ театрларына кадәр үз эченә алып, аларның спектакльләрен карау мөмкинлеге тудыруы белән кызыклы». Тәнкыйтьче бик көчле, төрле планда уйный алырдай яшь артистлар барлыкка килүенә игътибар иткән.
«Бөтен спектакльләр әдәби музыкаль композицияне хәтерләтә, – диде Жанна Зарецкая. – Теле һәм эчтәлеге ягыннан катлаулы, мили үзенчәлекне гәүдәләндергән спектакльләр булды. Без тамырларыннан аерылмаган театрларны күрдек».
Тәнкыйтьче үзе кызыксынып күзәтеп барган яшь режиссерларны атап үтте. Алар арасында Айдар Җаббаров, Башкортстаннан Антон Федеров һәм Айрат Әбүшахманов.
Жанна сүзләре буенча, бер генә фестивальдә дә драма театрлары белән беррәттән курчак театрлары спектакльләрен карау мөмкинлеге юк. Спикер курчак театрларында милли телне саклауның кирәклеген ассызыклап үтте.
Бу фикерне Динә Дәүләтшина да хуплады һәм оештыручыларга курчак театры программасын киңәйтергә киңәш бирде.
«Безгә бу программаны киңәйтергә бер генә әйбер комачаулый, төрки дөньядагы барлык театрларда да диярлек милли телдәге спектакльләр бетерелә, - диде Нияз Игъламов. – Миңа калса, шул ук башкорт театрының Мостай Кәрим әсәре буенча куелган спектакльләрен фестиваль өчен генә махсус башкорт теленә тәрҗемә итүләре оят һәм хурлык».
Программа директоры әйтүенчә, милли телдә даими эшләүче театрлар – Тыва, Якутия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Чувашстан театрлары.
“Нәүрүз” нәтиҗәсендә Яр Чаллы курчак театрында программаны яңарту мөмкинлеге тудырылды, хәзер анда даими рәвештә татар телендә берничә спектакль куела,” – диде Нияз Игъламов.
«Миңа, төрки телле дөньядан ерак кешегә, милли театрларның фольклор һәм эпос белән эшләүләрен күзәтүе кызык, - диде Владислава Куприна. – Караган барлык спектакльләрдә мин киң дөньяга этеп кертелгән кеше тарихын күзәттем».
Кич белән Камал театрының зур сәхнәсендә Nottara румын театры “Мольер” спектаклен күрсәтте. Спектакль Михаил Булгаковның «Жизнь господина де Мольера», «Кабала святош» китапларына һәм, өстәмә буларак, «Плутни Скапена», «Мнимый больной», «Тартюф», «Дон Жуан» әсәрләренә нигезләнгән вакыйга аша Мольерның катлаулы тормышын яктырта.
Бүген 20.00 сәгатьтә Кабан күле яры буенда Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе “Түләк” операсын тәкъдим итә. Спектакль Төрки халыкларның XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленә нокта куя.
Соңгы көннең видеокөндәлеге:
Фестивальнең барлык фотосүрәтләре сылтама буенча.
Хөрмәтле журналистлар!
Сезгә “Нәүрүз” фестивалендәге хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез! 10-15 июньдә Казанда үтүче I «Nauruz school» Халыкара студетлар спектакльләре (милли студияләр) фестивалендә көтеп калабыз.
Чараның программасы биредә.
Фотогалерея