Камал театрының интернет-кибетендә яшь актёрлар башкаруында легендар спектакльләрдән җырлар тупланган яңа аудиоязмалар җыентыгы сатуга чыкты. Җыентыкка Ришат Әхмәдуллин башкаруында "Булат ариясе" ("Зәңгәр шәл" спектакле), Раил Шәмсуаров башкаруында Җәмил җыры ("Диләфрүз-remake" спектакле), Илнур Закиров башкаруында "Авыл көе" ("Җанкисәккәем" спектакле) һәм башка бик күп хитлар кергән. Диск бәясе - 200 сум. Дискны театр фойесында һәм интернет-кибет аша сатып алырга мөмкин.

Аудиоязмалардан тыш интернет-кибеттә легендар спектакльләрнең лицензияле видеоязмаларын да сатып алырга мөмкин. Алар арасында: Г.Хугаевның "Кара чикмән" (реж. Ф.Бикчәнтәев, 2002), Ч.Айтматовның "Ахырзаман" (реж. Д.Сираҗиев, 1987), Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" (реж. М.Сәлимҗанов, 1976), И.Зәйниевнең "Люстра" (реж. Ф.Бикчәнтәев, 2008) спектакльләре бар.
Камал театры интернет-кибетенең тулы каталогы.
Фотогалерея