Хөрмәтле Уфа ММЧ вәкилләре!
28 август 11:00 сәгатьтә М.Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театры фоейсында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Уфа шәһәрендәге гастрольләренә (13-19 сентябрь) багышланган матбугат конференциясе уза.
Катнашалар:
-
Фәрит Бикчәнтәев - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
-
Илфир Якупов - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры;
-
Раушания Юкачева - актриса, Татарстанның халык артисткасы, "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакленең баш ролен башкаручы;
-
Олег Ханов - М.Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Юашкортстанның халык артисты;
-
Михаил Рабинович - Башкортстан Республикасы Дәүләт академия рус драма театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Матбугат конференциясендә кирәкле фото- һәм видеоматериаллар һәм спектакльгә чакыру билетлары тәкъдим ителә.
ММЧ өчен аккредитация: kamal.press@tatar.ru 89274464542 (Илшат Латыйпов).